Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын зур сынау – бердәм дәүләт имтиханнары көтә
Арчаның 2нче мәктәбендә 11нче сыйныфта укучы балаларның әти-әниләре рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды.
Арча районы мәктәпләренең яшь укытучылар командасы Казанда узган “Педагогик олимпиада” III төбәкара һөнәри осталык бәйгесендә икенче урын алып кайтты.
2023 елгы форумның төп темалары ислам финанслары, индустрия, хәләл, инвестицияләр, сәнәгать, логистика, туризм, технологияләр, халыкара хезмәттәшлек, дипломатия, бизнес-мөмкинлекләр булачак. Форум кысаларында шулай ук «Хатын-кыз карашы» трегы сессияләре узачак.
Татарстан «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабын уздыруга әзерләнә.
Ярминкәне ике этапта уздыру планлаштырыла.
Төбәк этабы 14 һәм 15 апрельдә 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Арча районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә (Арча шәһәре, Банк урамы, 6В) узачак
1 апрельдән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башланды. Санитар-экологик икеайлык белән бергә 1 апрельдән «Эковесна 2023» республика акциясе старт алды.
Татарстан Республикасын газлаштыру программасын үтәү буенча объектив мәгълүмат алу максатыннан Дәүләт комитеты тарафыннан газлаштыру программасы чараларын гамәлгә ашыруның проблемалы мәсьәләләре буенча булган мәгълүматларны, шул исәптән: чараларны үтәү срокларын, тәртибен һәм башка мәгълүматны, шулай ук раслаучы документларны Дәүләт комитеты адресына электрон почта аша Dogaz.Kontrol@tatar.ru җибәрү мөмкинлеге тудырылды.
Иске Ашыт авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән кошлар көненә багышланган «Кошларым – дусларым» дип аталган экологик дәрес уздырылды. Дәрес өч өлештән торды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында районда территорияләрне планлы җыештыру дәвам итә.
Шушмабаш-Апаз авыллары арасындагы юл тирәсе кар астыннан чыккан чүптән арындырылды, “Җиңү көне волонтерлары” акциясе кысаларында, авыл Мәдәният йорты каршындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелиск Шушмабаш урта мәктәбе укучылары белән берлектә тәртипкә китерелде, Мәдәният йортыбыз янкормасы тирәсендәге кар өемнәре таратылып, территория чүп-чардан чистартылды.
Ижевскида 2009 елгы кызлар арасында баскетбол ярышлары булып үтте. Арчаның “Пантеры” командасы 1нче урынны алды. Тренеры – Илсур Фәсхетдинов.