ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2023 ел
шимбә

Казанда “Ак Бүре” көрәш сараенда мәктәп укучылары арасында таэквон-до буенча башкалабыз беренчелегенә ярышлар булып узды.

Ярышта Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән, Биектау, Арча һәм Осиноводан 200ләп спортчы катнашты. Ярышлар ике көн барды. Беренче көнне Инсаф Габдрахманов (2нче мәктәп) һәм Эмил Самиев (1нче мәктәп) көмеш медаль алды. Әмирхан Галимовта (1нче мәктәп) 3нче нәтиҗә. Инсаф Габдрахманов, Әмир Хәбибуллин (2нче мәктәп), Әмирхан Галимов, команда белән чыгыш ясап, алтын медальгә лаек булдылар.

Бөтен Татарстан Республикасы территориясендә җир кишәрлекләре һәм торак йортларны инвентаризацияләү буенча масштаблы эш бара.

2023 елның 1 апреленнән “Арча шәһәре“ муниципаль берәмлегендә, бөтен республикадагы кебек, торак пунктларны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар-экологик торышын яхшырту буенча икеайлык башланды һәм ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

27-30 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә узган “Если бы...” XII Ачык Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр сәхнә осталыгы фестиваль-конкурсында Арча балалар сәнгать мәктәбендә белем алучылар җиңү яулап кайтты.

10 апрельдән 20 апрельгә кадәр икенче яртыеллыкка  “Арча хәбәрләре“ (“Арский вестник“) газетасына ташламалы бәядән – 669,72 сумнан язылып калырга ашыгыгыз. Реклама

ТР Министрлар Кабинетының 2023 елның 30 марты 376 номерлы карары нигезендә 17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

Арча районында “Тоннель” профилактик чарасы даими үткәрелә. Күп очракта алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырып юлга чыгучылар барлана. Ә андыйлар, кызганыч, бар.

15 февральдә 12 сәгать 45 минутта Арча шәһәренең Банк урамында, 37 йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре 1972 елгы Сергей Копысов идарә иткән “ВАЗ-111130” машинасын, 25 февраль көнне 10 сәгать 45 минутта Астрономическая урамы, 12Г йорт янында 1992 елгы Рәдис Фәхретдинов идарә иткән “Лада Нива” машинасын, шул ук көнне 22 сәгать 20 минутта Комсомол урамы, 50 йорт янында “Лада Ларгус” белән идарә итүче 2004 елгы Илсур Мортазинны тоткарлый.

28 мартта “Тукай“ ширкәтендә язгы кыр эшләрендә катнашачак үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга техник карау үткәрелде.

Борчылырга урын юк. “Тирес законы“ шәхси хуҗалыкларга кагылмый

Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.

2023 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитария-экология икеайлыгы башлана. Үзең яшәгән тирә-юньне чисталыкта һәм тәртиптә тоту – һәркемнең бурычы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International