2022 елда юл-транспорт һәлакәтләре шактый кимеде. Ләкин тынычланырга иртә
16 февральдә Арча муниципаль районы башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Ренат Гатиятов алып барды.
Пенсия фонды каршында оештырылган өлкәннәр өчен хокуклар мәктәбенең чираттагы дәресе Арчаның үзәк китапханәсендә үтте.
Әлеге мәктәпнең җитәкчесе югары белемле юрист, педагог Вакыйф Харисов һәм районның Иҗтимагый совет рәисе, республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова дәресне тиешле югарылыкта оештырдылар.
Әлеге исем астында Татарстанда Укытучы һәм остаз елына старт бирелде.
Тантаналы чарада видеоконференция режимында ветеран укытучыларыбыз, яшь педагоглар, “Ел укытучысы” һәм башка бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашты.
Ватанны саклау – иң мөһим бурычларның берсе, ә хәрби хезмәткәр булу һәрвакыт иң мактаулы һөнәр булды һәм шулай булып кала да. Якташларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда зур батырлыклар күрсәттеләр һәм чын ватанпәрвәрлек үрнәге булдылар.
Роспотребнадзор, авиарейсларның тоткарлануы турындагы хәбәрләргә бәйле рәвештә, мондый тоткарлыклар нигезендәге сәбәпләргә карата түбәндәгеләргә игътибар итә.
Россия Транспорт Министрлыгының 2007 елның 28 июнендәге 82 номерлы боерыгы белән расланган «Пассажирларны, багажны, йөкләрне һава аша йөртүнең гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә, йөк алучыларга хезмәт күрсәтүгә карата таләпләр» Федераль авиация кагыйдәләре нигезләмәләре нигезендә гомуми кагыйдә буенча даими рейслар башкару һава суднолары хәрәкәте расписаниесе нигезендә гамәлгә ашырыла һәм һава суднолары хәрәкәте расписаниесенең компьютер банкында бастырыла.
Район башлыгы үзенең чыгышында уңышлар белән бергә, хәл итәсе бурычларга һәм җитешсезлекләргә дә тукталды
Арча район Советының дүртенче чакырылыш 27нче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Мөхтәрәм кунак башта Арча агросәнәгать паркында һәм шәһәрдә яңа төзелгән теш поликлиникасын ачу тантанасында булды.
Үзенчәлекле ел
Утырышта район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев “Арча районының 2022 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
– Әлеге хисап традиция буенча төп социаль-икътисадый күрсәткечләрне анализлаудан башлана иде, – диде ул. – Әмма 2022 ел үзенчәлекле, шуңа күрә чыгышымны илебез һәм анда яшәүче һәркемгә иң мөһим булган вакыйгадан башлыйм.
Бу көнне чаңгыга бер меңнән артык кеше басты. Иң яшенә – 3, иң өлкәненә 73 яшь иде
Гөлсинә Зәкиева
Узган шимбәдә Арча Үзәк стадионында “Россия чаңгы юлы-2023” кысаларында массакүләм чаңгыда узышу булды.
– Бу ярыш бүген Россиянең барлык төбәкләрендә, шәһәрләрендә, авылларында бара. Барысы йөз меңнән артык кеше катнаша. Бездә дә бүген бик күп кеше чаңгы юлына басарга теләк белдерде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов спорт бәйрәмен ачу тантанасында.
Чыннан да, кеше бик күп килгән. “Стадион кап-кара халык иде”, – дияргә яратабыз андый чакта.
– Мин җиденче балалар бакчасыннан. 34 ел тәрбияче булып эшлим. Үзем дә катнашам, өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләрне дә алып килдем, – диде Гөлнара Хисаметдинова. – Балалар бакчасында чаңгыда йөрмәсәләр дә, балалар бик теләп әти-әниләре белән шөгыльләнә. Бүген Екатерина Огородова ике баласы белән ярышта катнаша. Биш яшьлек кызы Софья һәм өч яшьлек улы Артем чаңгы юлына басачак. Иң актив, спорт җанлы гаилә бу. Бер генә спорт ярышларыннан да читтә калмый.
12 февральдә Пөшәңгәрдә Әфганстанда һәлак булган авылдашлары “Кызыл Йолдыз“ ордены иясе Васыйл Әһлиуллин истәлегенә багышланган хоккей турниры узды.
– Узган ел башланды бу эш. Авыл егете Альмир Чумаков идеясе белән. Без күтәреп алдык. Хоккейчылар, авыл халкы акчалата ярдәм күрсәтте, әфганчылар да кушылды. Максатыбыз – шушы башлангычны дәвам итеп, традицион хоккей турнирына әйләндерү, – диде Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илүзә Шәвәлиева. – Быел Апаз авыл җирлеге күтәреп алды. Раушан Котдусов башыннан ахырына кадәр бик зур ярдәм итте. Турнирның төп иганәчесе “Ватан” хуҗалыгы булды.
Әңгәмәдәшебез – район прокуроры Ринат Кәримов.
– Ринат Рәисович, иртән торып урамга чыккач та күп кеше юл хәрәкәтендә катнашучы булып китә. Һәм анда хәтәрлек тә көтә: машиналар саны да елдан-ел арта бит. Шунысы кызганыч, һәлакәтләрдә күпме гомерләр өзелә. Безнең районда хәлләр ничек?
– Республикада күрелә торган чаралар нәтиҗәсендә 2022 елда юл-транспорт һәлакәтләре 2021 ел белән чагыштырганда – 10,7, Арча районында 9,7 процентка (31дән 28гә) кимеде. Исерек хәлдә машина йөртүчеләр гаебе белән 2 юл-транспорт һәлакәте ясалды. Һәлакәтләрдә 3 кеше үлде (2021 елда – 6).
Әмма бу тынычлану өчен сәбәп түгел, моннан соң да юл-транспорт һәлакәтләрен мөмкин кадәр киметү, исерек хәлдә рульгә утыру фактларын булдырмау буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Сталинград сугышында Татарстанның кырыктан артык батыр егетенә Советлар Союзы Герое исеме бирелә
2 февральдә Иске Кишеттә Хәрби дан көнен билгеләп үттеләр. Анда шушы авылда туган Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинны хөрмәтләп искә алдылар.
25нче корпус командиры генерал Гани Сафиуллинның бу сугышта иң зур батырлыгы – немецларның 371нче җәяүле дивизиясен тар-мар итеп, Дреппер җитәкчелегендәге штабны кулга төшерүе. Бу – Сталинград янында кулга алынган беренче немец генералы була.