ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

Соңгы вакытта Интернет челтәрендә Арча районы территориясендә чүп сортлау һәм эшкәртү заводлары төзеләчәк дигән хәбәрләр дөнья күрде. Без бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Әлегә безнең югарыдан бу мәсьәләгә кагылышлы күрсәтмә алганыбыз юк. Район территориясендә район җитәкчелегенә белдерми генә бернәрсә дә эшләнә алмый.

Арча районында чүп эшкәртү заводы түгел, ә чүп сортлау полигоны төзү турында сүзләр ишетелгәләде. Болар икесе ике нәрсә. Мондый четерекле мәсьәләләр халык белән киңәшмичә, аның фикерен исәпкә алмыйча хәл ителмәячәк.

Район башкарма комитеты әлеге мәсьәлә буенча нинди дә яңалык булса, аларны даими рәвештә җәмәгатьчелеккә җиткереп барачак.

 

19 июньдә район Советының чираттагы 34нче утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта район тормышына кагылган муниципаль хокук актларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарлар кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Район Советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин 2018 елда җирле үзидарә органнарында халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында чыгыш ясады. Федераль закон таләбе буенча мөрәҗәгать 3 көн эчендә исәпкә алынырга, аннан соң 7 көн эчендә тиешле органнарга җибәрелергә, ә 30 көннән мөрәҗәгать итүчегә җавап бирелергә тиеш. Бу таләпләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җирле үзидарәнең вазифаи затына 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Наласа авылында яшәүче 86 яшьлек хезмәт ветераны Илдус Насыйбуллин турында сүз бара. 77 елдан соң әтисенең кайда һәлак булуы турында белеп, ул күмелгән урынга барып кайткан, каберлектә дога кылган. 

– Без әтине Смоленск шәһәрендә һәлак булды дип йөрдек. Чөнки үлеме турындагы хәбәр шуннан килде. “Татарстан яшьләре” газетасында (14 март, 2019 ел, авторы  Әгъзам Фәйзрахманов) басылып чыккан мәкаләне укыгач, әтинең Калуга җирендә ятып калганын белдем. “...413нче дивизия составында әтинең якташлары – арчалар да (фамилияләре, исемнәре, авыл исемнәре тезелеп киткән) бик күп булган. ... Шакирҗан Насыйбуллин (Наласа) 6 мартта һәлак булган”, дигән юлларны укыгач, шул якларга барып кайту теләге уянды. Быел Түбән Камадан Сабантуйга кайткан апамның улы Мәннәф Мифтаховка (ул үзе дә 60 яшькә якынлашып килә инде) шул хакта әйттем. Ул ике дә уйлап тормады: “Чираттагы ялым бетәргә биш көн калды. Әйдә, киттек”, – диде. Шулай 10 июнь көнне юлга кузгалдык, – ди Илдус абый.

Арчада Татарстан Республикасы судьялары советының күчмә утырышы булды.

Ул Арча район суды эшенә багышланды. Утырышны административ эшләр буенча Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Роман Гафаров алып барды. Анда Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, урынбасарлары Рамил Рамазанов, Илгиз Зарипов, дәүләт хезмәте, кадрлар һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлия Насыйбуллина, шулай ук якын-тирә районнар судлары рәисләре катнашты.

Утырыштагыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Аның үзенә Татарстан Республикасы Югары суды һәм Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Көн тәртибе буенча күчмә утырыш Арча район суды рәисе Наил Сөнгатуллин чыгышы белән башланып китте. Рамил Рамазанов, Илгиз Зарипов, Гөлия Насыйбуллина һәм башкалар чыгышлары да тыңланды.

Арча агросәнәгать көллияте 75 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Көллият укучылары һәм хезмәткәрләренең җыр-моңнарына үрелеп барган бәйрәмгә кунак булып район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, көллиятне тәмамлап, бүгенге көндә дәрәҗәле урыннарда хезмәт куючы элеккеге укучылары, лаеклы ялдагы хезмәткәрләр, укытучылар да килгән иде.

Арча агросәнәгать көллиятенең тарихы сугыш елларына барып тоташа. Сугыш елларында биредә Арча педагогия училищесының күченеп эшләгәне мәгълүм. 1944 елда пед-училище Арчага үз бинасына күченгәч Үрнәктә механизаторлар әзерләү мәктәбе оеша. Аз төркем туплап эшли башлаган уку йорты сугыштан соң Татарстанның күп районнарыннан механизаторлыкка укырга килгән егетләргә белем бирә. Ул елларда тулай торак юк, укырга күп киләләр. Курсантлар (халык телендә укырга килгән егетләрне шулай дип атыйлар) тирә-яктагы авылларга фатирларга керә. Бер йортта 5-6шар курсант яши. Халык нинди киң күңелле булган ул авыр чакларда! Югыйсә, үзләренең дә сугыштан соң тамак ягы такы-токы, йокларга идәндә тәгәрәгәннәр. Үзләренең күп баласы янына укырга килгән балалар да сыйган. Шул курсантлар районыбызның күп кызларын кәләш итеп алып китеп, районыбызның нәсел тамырын еракларга таратуда ярдәм иткән. Бүгенге көндә әнә шул егет-кызларның инде оныклары биредә белем ала. Чыннан да шулай, Үрнәк көллиятендә династияләп укучылар да бар.

Йолдызларга нигез салу-ул безнең районда 2009 елдан бирле традицион вакыйга! 2019 ел-тантананың юбилей датасы! Менә 10 ел инде 23 иң яхшы чыгарылыш укучысы шәһәр паркында үз йолдызларын ача. Алар Арчаның 1нче, 2нче, 3нче,  Курса Почмак, Наласа, Лесхоз, Ашытбаш, Иске Чүриле урта мәктәпләрен, Арчаның 5нче гимназиясе һәм Ташкичү төп мәктәбен тәмамлаучылар.  Алар районда, мәктәпләрдә сизелерлек, «йолдызлы» эз калдырдылар, күп кенә чараларда, конкурсларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә һәм, әлбәттә инде, мәктәп, муниципаль һәм төбәк олимпиадаларында үзләренең талантларын һәм эрудициясен күрсәттеләр.

2019 елның 19 июнендә «исемле йолдызлар» В. Ф. Ежков исемендәге Арча урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Алмаз Закиров һәм Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Зәлифә Әүхәдиева хөрмәтенә салынды.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Арча Укучылар сарае " ЛетоTime " проектын тормышка ашыру өстендә эшли башлады.  Проект кысаларында Укучылар сарае педагоглары төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар, дәресләр, квестлар, уеннар, ярышлар үткәрәчәк.  Чаралар һәр атнанын чәршәмбе көнендә Җиңү паркында, җомга көннәрендә «Казан су " яр буе территориясендә узачак.  Чараларда теләге булган һәркем катнаша ала һәм шулайк ук Укучылар сараеның иҗади һәм спорт берләшмәләренә языла ала.  19 нчы июнь көнне Җиңү паркында "XI гасыр яшьләре» клубы командасы" Хайваннар дөньясында»  исеме астында квест –уен уздырды, ә «НУР» балалар телерадиостудиясе «Каникулы в Арске» проекты өчен  яңа сюжет өстендә эшләде.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 27 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе " Бөтенроссия оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.

Чараны 8.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр (тәнәфессез), Арча шәһәре, Банк урамы, 6 нчы йорт адресы буенча «Бердәм Россия» партиясе район бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә үткәрү планлаштырыла.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

13 июньдә район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар автобуска утырып басулар буйлап  сәяхәткә чыктылар. Игенчеләр хезмәтенә бәя бирү иде бу.

Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү рәхәт бит инде ул. “Ташкичү” хуҗалыгының мактаулы механизаторы Айрат Шаһидуллин ашлыклар тишелеп чыккач уллары белән үзе чәчкән басуларны әйләнеп кайта. Андый тынгысыз җаннар тагын бар.

Күзләр ял итәрлек басулар күрсәтә алу хуҗалык җитәкчесе, баш агроном өчен дә мәртәбә. “Игенче” ширкәтенең көзге һәм  язгы бодай, рапс, кукуруз, күпьеллык үлән басуларына сокланып карап уздык. Баш агроном Марат Вахитов һәрберсенең кайчан, нинди сортлар чәчелүе, нинди ашламалар кертелүе турында сөйләп барды.

Хуҗалыкның эремә үзәгендә тукталып алдык. Әлеге төшенчә соңгы вакытта кулланылышка керде.

– Мондый үзәкләрне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр хуҗалыкта булдыру бурычын куйды, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Хәзерге вакытта районның 8 хуҗалыгында бар алар.

Узган атнада Югары Орыда мәчет ачылды. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, районның баш мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин катнашты.

– Бу районда 85нче мәчет. Авыл халкы бик тырыш икән. Уртак көч белән нинди мәчет төзеп чыккансыз. Аның ишеге ябылып тормасын, азан тавышы тынмасын иде, – диде Илшат Нуриев.

– Ачу тантанасы гына булмаган иде. Чынлыкта кыш буе (декабрьдә генә җылы бирелгән) Феликс хәзрәт Фазылҗанов анда укулар алып барды. Ике төркем төзелеп, 15-17 кеше дини белем алды. Араларында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Узган ел беренче тапкыр Корбан гаете үтте, – диде авылның хәзерге абыстае Раушания ханым Фазуллина. – Авылда мәчет булмагач, халык дингә тартылмады, читләшә дә башлады, дип курыккан идек. Аллага шөкер, җомга намазлары вакытында күп кеше була. Гаеттә мәчет тулы иде. Феликс хәзрәт аны эшләтеп җибәрү өчен бөтен көчен куйды, күңелен биреп йөрде.

Югары Оры мәчете төзелүнең үз тарихы да бар. Якташыбыз Лотфулла Шәфигуллинның бабасы урманчы булган. Шушы авылдан ерак түгел генә урнашкан урманчылыкта яшәгән. Лотфулла әфәнде бабасы истәлегенә урмандагы бер аланга таш куйдырган, ял итү урыны ясаган, ә авылга Симетбаштагы элеккеге агач мәчетне күчереп салырга булган.

– Халык бу тәкъдимне күтәреп алды, – ди Феликс хәзрәт. – Дөрес, 59 йортлы, 110 кешеле бу авылда мәчеткә йөрүче булырмы икән, диючеләр дә табылды. Бүген даими 10-15 кешенең йөрүе – аларга җавап. Иң мөһиме – яшьләр килә. Бөтен нәрсәне шушында җыелып хәл итәбез. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтәбез. Фитыр сәдакасын да шундыйларга өләштек. Көзен гошер сәдакасы җыеп, 1000 еллык исемендәге мәдрәсәгә илтеп тапшырдык. Ихлас кешеләр бик күп, Аллага шөкер. Халык белән бергә яшибез. Ачылу тантанасына да бөтен авыл җыелды. Пылау пешереп, чын дини бәйрәм оештырдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International