ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа Чүриледә илкүләм проект кысаларында психоневрология интернаты янына өч катлы тагын бер торак корпусы төзелә башлады. Аны “Арча МСОсы” ширкәте осталары төзи.

8 июньдә социаль хезмәткәрләр ел да һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.  Быел социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләү бәйрәме Сабантуйлар узгач Арча сәнгать мәктәбе бинасында узды.

Тантаналы чарада катнашкан Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары белән аерылып торган райондашларыбызга–социаль хезмәткәрләргә министрлыкның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларын, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов район башлыгының Рәхмәт хатларын, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова Мактау грамоталары тапшырды.


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

21 нче июннән алып 23 нче июнгә кадәр Арча муниципаль районында бочче буенча  Татарстан Республикасы  Чемпионаты һәм Беренчелеге үтте.

Ярышка спортчылар Яшел Үзәннән, Балтачтан, Казаннан, Яр Чаллыдан, Азнакайдан, Әлмәттән, Мамадыштан, Сабадан килделәр . Шулай ук Арча муниципаль районы командасы спортчылары да катнашты. Барлыгы катнашкан спортчылар саны 34.

Ярышка хөрмәтле кунуклар Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте председателе Сафиуллина Фәридә Идрис кызы килде.


21
июнь, 2019 ел
җомга

Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы берничә ел район үзәге булып торган Яңа Чүриле авылында бүген 51 хуҗалык исәпләнә, 169 кеше яши. Район үзәге булып торгандагы биналарның шактые “исән” әле. “Менә монысы райком бинасы булган”, – диде Яңа Чүриле психоневрология интернаты директоры Рамил Гарипов.

Элек зур авыл булган ул, йорт-җирләр урыннарына карап моның шулай икәнлеген әле дә чамалап була. Гөберчәк авылында туып-үскән, укытучы булып эшләгәндә Яңа Чүрилегә җыелышларга йөргән мөхтәрәм язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әсәрләрендә әлеге авылның ул вакыттагы халәтен матур итеп тасвирлый, халкын хөрмәт белән искә ала.

Район хакимияте каршында урнашкан Дан аллеясында чыгарылыш сыйныф укучыларының исемле йолдызлары тагын икегә артты. 19 июньдә йолдызларны ачу тантанасы булды.

Йолдыз ачу тантанасы ел да көтеп алынган мизгел. Быелгы бәйрәм чарасына өлкән абый-апаларын котлап, дәртле чыгышлары белән ямьләргә Арча Укучылар сараеннан биюче “Сөембикә”ләр, Арча сәнгать мәктәбеннән җырчы Илзирә Сираҗиева да килгән.

Дулкынландыргыч мизгелләр: кемнәргә бәхет елмаер? Ул бәхетлеләр – Арчаның 1нче мәктәбеннән Алмаз Закиров һәм Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Зәлифә Әүхәдиева. Икесе дә тырыш, сәләтле, олимпиадалардан кайтып кермәгән, район данын күтәрүдә өлеш керткән укучылар. Аллеяда үз исемнәрендәге йолдызларның урын алуы алар өчен көтелмәгән бүләк булган. Укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар.

Социаль түләүләр

Әңгәмәдәш – район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева.

– Лилия Тәбрисовна, күп балалы гаиләләргә социаль түләүләр  һәм бу категориядәге гаиләләргә кагылган соңгы яңалыклар турында аңлатып үтсәгез иде.

– Күп балалы гаиләләргә субсидия–ташламалар исәпләү буенча әлегә яңалыклар юк. Ә менә салым түләү буенча һәм поездда ерак юлга чыкканда бирелә торган субсидияләр буенча да яңалыклар бар. Социаль түләүләр буенча аңлатып үтәм. Бүген өч һәм аннан да күбрәк бала булган гаиләдә 6 яшькә кадәрлеләргә ай саен 131 сум өстәп түләнә. Билгеле бер нормативлардан чыгып, торак һәм коммуналь хезмәтләр чыгымының 30 процент күләмендә субсидия–ташлама каралган. Мәктәп- ләрдә, һөнәр алу йортларында укучы балаларга юл чыгымнары өчен ай саен 295 сум субсидия бирелә. Бу субсидия 18 яшькә кадәр түләнә.

Казанбаш мәктәбе шушы көннәрдә кадерле кунаклар кабул итте: 50 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар очрашу кичәсенә, алтын датаны бәйрәм итәргә җыелды.

Казанбашка кадәр “Арча РМЗ” ширкәте җитәкчесе Даниял Фәсәхиев машинасына утырып бардык. Даниял Шакир улы сыйныфташлары белән очрашу мизгелләренә дулкынланып та, ашкынып та кайта. Аның сыйныфташларын искә төшерүе, мәктәп елларындагы хатирәләре, Түбән Мәтәскәдән Казанбаш мәктәбенә кышын чаңгыда, җәен велосипедта барулары турындагы истәлекләрен тыңлап юл сизелмәде дә. Әлеге мәктәптә 9, 10нчы сыйныфларны гына укыса да, һәркемне җылы итеп искә төшерә Даниял абый. Очрашу да аның идеясе белән оешкан. Ул күңелендәге уйларны сыйныфташы, Көтектә яшәүче Фәнис Идрисовка әйтүгә, ул хуплап алып, бергәләп тотыналар.

Шушы көннәрдә Иске Кенәрдә яшәүче Талига апа Кадыйровага 90 яшь тулды. Олы юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да килгән иде. Бу хөрмәткә Талига апаның күңеле булды, шатлыклы яшь бөртекләре каплап алган күзләрен ул кулындагы чәчәкләр артына яшерде.

– Сезне бик көтте. Иртә таңнан торып, киенеп куйган иде инде, – диде оныгы Гөлшат.

Кунакларны юбиляр ачык чырай белән, елмаеп каршы алды. Хәлләрен сорашкач: “Тик яту белән бик тату инде. Ятам, ашыйм, өйне бер әйләнеп чыгам, тагын барып ятам. Балаларыма, оныкларыма, кияүләремә бик рәхмәтлемен. Килүегезгә зур рәхмәт. Изгелегегез үзегезгә игелек булып әйләнеп кайтсын”, – диде матур теләкләрен тели-тели.

Күлтәс авылында яшәүче Гөлҗиһан Галимҗанова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Соңгы вакытта Интернет челтәрендә Арча районы территориясендә чүп сортлау һәм эшкәртү заводлары төзеләчәк дигән хәбәрләр дөнья күрде. Без бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Әлегә безнең югарыдан бу мәсьәләгә кагылышлы күрсәтмә алганыбыз юк. Район территориясендә район җитәкчелегенә белдерми генә бернәрсә дә эшләнә алмый.

Арча районында чүп эшкәртү заводы түгел, ә чүп сортлау полигоны төзү турында сүзләр ишетелгәләде. Болар икесе ике нәрсә. Мондый четерекле мәсьәләләр халык белән киңәшмичә, аның фикерен исәпкә алмыйча хәл ителмәячәк.

Район башкарма комитеты әлеге мәсьәлә буенча нинди дә яңалык булса, аларны даими рәвештә җәмәгатьчелеккә җиткереп барачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International