ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2024 ел
җомга

Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы өчен төп дирекциясе тәкъдим итә

Томан эчендә

Әгәр дә сез табигатьтә булсагыз һәм томанның калынуын күрсәгез, урманда яки су объектында юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк, томан барлык юл кулланучылары өчен куркыныч тудыра. Машинада томан белән йөргәндә, кирәксез полоса үзгәрүләреннән, узып китүдән һәм алга китешләрдән сакланырга кирәк. Томан ераклыкны каплаганын исәпкә алырга кирәк - гадәти араны арттырырга һәм тизлекне киметергә киңәш ителә.


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бу ярминкәдән кергән акча махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү өчен тотылачак

Узган шимбәдә үткән ярминкәгә район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Гармунчылар уйнап, үзешчәннәр җырлап, чәйләр кайнап, боткалар пешеп, коймаклар табаларда чыжлап торды. Кар кызы белән Кыш бабай да киләсе Яңа ел белән котлады.

25-26 декабрь көннәрендә Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршысы бәйрәмнәре узды

Беренче көндә мәдәният йорты, укучылар сарае һәм мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре сәламәт-лекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм бүләк итте. 

24 декабрьдә район хуҗалыкларында эшләүче зоотехниклар, зоотехник-селекционерлар катнашында 2024 елга йомгак ясадылар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов нәтиҗәләрнең уңай якта булуын билгеләп үтте.

“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз өчен токмач җәеп кисте.

Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей комплексы  махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның балаларын үзенә җыйды

Музей хезмәткәрләре һәм район администрациясе тарафыннан оештырылган “Маша-шоу” дип аталучы яңа ел тамашасында районыбыздагы һәм авыллардагы мәктәпләрдә белем алучы 1-7 сыйныф укучылары катнашты.

Кыснадан 60 ел бергә яшәгән Равия һәм Рифат Галимуллиннарны район ЗАГСында котладылар

Тантананы ЗАГСның баш белгече Гөлназ Маркелова алып барды.

Рифат Галимуллин 1943 елда Кысна авылында туган. Әтисе Галимулла сугышта катнашкан кеше. “Әти сугышка киткәндә мин корсакта калганмын, – дип сөйләде. – Без алты бала үстек. Төп нигездә калдым. Әни Минсафа исемле. Гади колхозчылар. Әти дә әни дә бик әйбәт кешеләр иде. Икесе дә Кысна авылыннан”.

20 декабрьдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Әңгәмәдәш – Арча эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные Илсур Галимуллин.

– Илсур Мәхмүтович,  Яңа ел алды көннәре. Бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына үткәреп, бәйрәмнәр бәйрәм булсын иде!

Декабрь аенда район территориясендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре тарафыннан Яңа елга бүләк итеп махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә брелоклар ясап җибәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International