Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимовка “Халык фронты” командасы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
“Халык фронты командасы сезгә уртак эшкә керткән өлешегез һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерә. Сезнең тырышлыгыгыз безгә җәмгыятебезгә хезмәт итүдә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирде”.
Әнә шундый сүзләр язылган иде анда. Тулырак мәгълүматны безгә Бөтенроссия “Халык фронты” хәрәкәте әгъзасы, Арча егете Руслан Әһлиев бирде.
Яңа Кенәр авылында спортны үстерүгә зур өлеш керткән, районга бихисап җиңүләр китергән Тәлгать Әхмәтовны искә алдылар бу көнне
19 гыйнварда Яңа Кенәр урта мәктәбендә яшьләр арасында волейбол ярышлары узды.
Спорт чарасы озак еллар әлеге мәктәптә эшләгән физкультура укытучысы Тәлгать Әхмәтов истәлегенә багышланган иде. Бөтен гомерен укучылар белән эшләүгә багышлаган райондашыбызның арабыздан китүенә апрель аенда бер ел була.
Әлеге шәхес белән бәйле хатирәләрне барлап, ярышларны авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачты.
Хөрмәтле гражданнар, янгыннар электр үткәргеченең кыска ялгануы аркасында була. Еш кына иске электрүткәргечләр янгын килеп чыгуга сәбәпче була, чөнки бөтен электротехниканың гарантия срогы бар. Шуннан соң көнкүреш техникасы сафтан чыга, ә электр үткәргечләр изоляциялеген югалта, изоляция таркала һәм электрүткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килә.
Арчада яшәүче Альмира һәм Фәннүр Гарифуллиннарның кызлары туды
Узган ел Арча районында 561 бала туган. Безнең район республикада бала туу буенча өченче урында. Яхшы күрсәткеч. Яңа елга кердек.
Арча үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 6 гыйнварда төнге сәгать 2 туларга 10 минутта беренче бала туды. Альмира белән Фәннүр кызларына Аделия исеме куштылар. Беренче балалары Әмирхан. Аңа ике яшь.
...Тантаналы матур мизгел-ләр. Бала тудыру бүлегенең өлкән акушеркасы Алия Шәмсетдинова нәни кызчыкны әтисе Фәннүргә алып чыгып тапшырды. Ә яшь әтинең күзләре балада гына... Янәшәдә уллары Әмирхан куанып, чырык-чырык көлеп чабып йөри. Үзе бер күңелле манзара.
Район башлыгы Илшат Нуриев чәчәкләр һәм бүләкләр белән котларга килде. Котлаганнан соң ул гаилә башлыгына бала туу турындагы таныклыкны тапшырды.
Газетабызда Мари Илендә үлеп калган кызылармияче якташларыбызның язмышлары ачыкланганнарының исемнәрен бирүгә телефоннар шалтырый башлады
Иң беренче булып “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин: “Абдуллин Мөҗип Абдулла улы – безнең бабай! – дип шалтыратты. – Ул әлегә кадәр хәбәрсез югалган, дип санала иде. Бактың исә, Суслонгерда үлеп калган икән...“
Михаил Черепановка рәхмәт, ул Мөҗип Абдуллин турындагы соңгы хәбәрне дә җибәрде: “Абдуллин Мөҗип 1896 елда Арча районының Урта Курса авылында туган. 1942 елда Арча хәрби комиссариат тарафыннан чакырылган. 1942 елда авырулардан вафат булган, Суслонгер бистәсендәге зиратта җирләнгән“.
11 гыйнварда Арчаның Г.Курсави исемендәге мәчете янында (Көнбатыш микрорайоны) су чыганагы, Үзәк мәчет янында изге белем чыганагы – Коръәни Кәрим өйрәнү үзәген ачу тантаналары узды
Аларда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һ.б. катнашты.
Якташыбыз, Наласа авылы егете контракт буенча хезмәт итүче лейтенант Марсель Сираҗиев махсус хәрби операция зонасында батырлык үрнәге күрсәтә
Бу хакта хәбәр алгач, район башлыгы Илшат Нуриев: “Марсель кебекләр дан эзләми, аларның гамәлләре Ватанга карата зур бурыч һәм мәхәббәт хисеннән гыйбарәт. Горурланабыз!” – дип Вк төркемендә язып куя.
Район башлыгына килгән рәсми хәбәрдә түбәндәге юллар бар: “Махсус хәрби операция зонасында лейтенант Марсель Сираҗиев контракт буенча 2024 елның маеннан мотоукчылар ротасы командиры урынбасары вазифасында хезмәт итә. Хәрби бурычларны үтәгәндә ул тәҗрибәле белгечләргә хас батырлык күрсәтә
Укучылар сараенда шашка буенча 4 этаптан торган ярышлар оештырыла.
2024 елда соңгы 4нче этапта иң көчле шашкачылар билгеләнде. 2009-2011 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында беренче урынны алды алар. Абсолют чемпион исеменә уйнап та отты алар. Менә кемнәр ул районның абсолют чемпионнары! Кызлар арасында Дилбәр Ризванова, Арчаның 1нче мәктәбеннән, егетләр арасында Адель Вәлиуллин, Арчаның 6нчы мәктәбеннән. Тренерлары Хәйдәр Зәйнуллин. Котлыйбыз!
Ә шашка һәм шахмат башны эшләтү, фикерләү, кыс-касы, сәламәтлек өчен бик файдалы, ди галимнәр.
“Арча“ спорт мәктәбендә таэквон-дочыларның фестивале, бик матур бәйрәм булды.
Тренерлары Газинур һәм Руслан Борһановлар. Спортчылар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Башта таэквон-дочылар төрле матур күнегүләр эшләп күрсәттеләр. Осталыкларына сокланып карап тордык. Тренер Руслан Борһанов 2024 елда ирешкән уңышлар турында сөйләде. Ярышка барган саен алар медаль алмый кайтмыйлар. Унлап җитди ярышларда катнаштылар. Бер генә мисал. Ел ахырында Осиновода үткән ярыштан 25 медаль белән кайттылар. 9 алтын, 8 көмеш, 8 бронза медаль. Инде менә тагын ярышлар башланды.
Урта Аты авылында туып үскән Майсәрә апа Җәләева сөйләгән истәлекләрне тыныч кына утырып тыңларлык түгел
Сугыш ветераннары гына түгел, сугыш чоры балалары да бик аз калып бара.
– Минем әти 1904, әни 1914 елгы иде, – ди ул. – Әни 16 яшендә үзеннән ун яшькә олы кешегә кияүгә барган. Әти фин сугышына киткәндә әни бишенче балага корсаклы калган. Әти бу сугыштан исән кайта. Бик тәртипле кеше булган ул, эчмәгән, тартмаган, ветсанитар булып эшләгән. Аның әтисе Хәсән дә гыйлемле кеше (“Галим түгел, гыйлемле!“ – дип басым ясап сөйли Майсәрә апа) була.