Салым оешмалары салым исәпләүләрен башкарып физик затларга түләү квитанцияләре җибәрделәр. Шушы уңайдан гражданнардан еш бирелә торган сорауларга җавап алу өчен Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина безгә шалтыратты һәм мондый хәбәр җиткерде:
– Мошенниклар бер дә тик ятмый, ниндидер бер хатын-кыз тавышы ватсап аша яки шалтыратып, пенсионерларга 720 сум өстәмә түләү турында хәбәр итә.
20 нче октябрь көнне Арча шәһәре стадионында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район беренчелегенә җиңел атлетика буенча кросс ярышлары булып узды. Бу ярышларда 25 яшькә кадәр булган кызлар 2 км, ә югарырак яшьтәге хатын-кызлар 1км арада көч сынаштылар. Кызлар арсында иң яхшы нәтиҗәне педагогия көллиятеннән Елена Гаранина (8.36) курсәтте.
20 нче октябрь көнне Арча шәһәре стадионында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район беренчелегенә җиңел атлетика буенча кросс ярышлары булып узды. Бу ярышларда 25 яшькә кадәр булган кызлар 2 км, ә югарырак яшьтәге хатын-кызлар 1км арада көч сынаштылар. Кызлар арсында иң яхшы нәтиҗәне педагогия көллиятеннән Елена Гаранина (8.36) курсәтте.
26 октябрь көнне Галактионов урамы 27 йорт адресы буенча урнашкан Күп функцияле үзәктә район эшмәкәрләрен Кабул итү көне үткәрелә.
"Казан арты» тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында район ветераннар оешмасы рәисе, 1978-1982 елларда район комсомол комитетының 2 нче секретаре булып эшләгән Габдрахманов Наил Газизович белән очрашып, комсолда эшләгән еллары турында истәлекләрен язып алдык.
Без гаиләдә җиде бала үстек. Ул елларда биш баладан ким булган гаиләләр юк иде. Иң зур гаиләдә сигез бала. Кайвакытта җәмәгатем: “Бүген ашарга нәрсә әзерлим икән?” – дип сорап куя. Әйбер күплектән әйтә инде ул моны. Безнең әниләр әлеге сорауга җавапны көн саен эзләп йөргәндер, чөнки ачлыкны күрмәсәк тә, артык нәрсә юк иде әле без үскән елларда.
Башта үрдәкләр турында языйм әле. Бер таныш умартачы кызыклы хәл турында шалтыратты: “Безнең умарталык урманда урнашкан. Малай умарталар астындагы кычытканнарны урганда бер үрдәк чыгып очкан. Барып карадым, умарта астында оя, ояда йомыркалар. Бу тирәдә су да юк бит”.
Туганыбыз Галимулла абый берничә көн элек безне хафага салды: велосипедта барганда машина бәреп киткән. Инде бүген палатада елмаеп ята. “Иртәгә чыгаралар”, – ди.
70ләп хуҗалыклы гына авылда яшәсәләр дә, исемнәре бөтен республикага таныш аларның. Авылдагы мең мәшәкать арасыннан арынып мәдәни тормыш өчен янып-көеп, сәнгать дөньясында үрнәк булып иҗат итеп яткан көннәре. Заманында Кышкар данлыклы мәдрәсәсе белән татар дөньясына танылган булса, хәзер сәнгать җанлы авыл халкы оештырган “Нур” халык театры белән танылу алды. Кышкарда театр дигән серле дөньяның тарихы үткән гасыр белән бәйле. Режиссеры Ләйсән Шәфигуллинаның бабайсы да, әтисенең апасы да заманында авылда спектакльләрдә уйнаган.