ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

8 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2002-2007 нче елгы егетләр арасында тхэквондо  буенча ярышлар булып узды. Ярышларда “Арча” балалар һәм яшүсмерләр  спорт мәктәбенең тхэквондо бүлегендә  тәрбияләнүче  16 бала катнашты. Балалар ярышның  катлаулыгы буенча 3 группага бүленеп көч сынаштылар. 

6 нчы гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2001-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.

8 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 1999-2008 нче елгы егетләр  һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар булып узды. Ярышларда “Арча” спорткомплексының йөзү бүлегендә шөгыльләнүчеләр   катнашты. Балалар яшьләре буенча 5 категориягә бүленеп ярыштылар.

 Җиңүчеләр “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән    грамота  һәм медаль   белән бүләкләнделәр.

6 нчы гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2002-2004 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.

6 нчы гыйнвар көнне Арча шәһәре стадионында чаңгы ярышлары – эстафета узды. Ярышларда районыбыз мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы  катнашты.

6 гыйнвар көнне  Арча укучылар Сараенда  Кыш бабай бүләгенә шахмат ярышлары булып узды. Ярышларда  район мәктәпләре укучылары катнашты.

7 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2001-2002 нче елгы егетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары катнашты.

Командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче урын – ТОРНАДО Арча  (АСОШ №1)

2 нче урын – Яна Кенэр

3 нче урын – Арча  (АСОШ №1, АСОШ №2)

Җиңүчеләр футбол Федерацияциясе рэисе грамота һәм медаль белән бүләкләнделәр. 

30 декабрь көнне Арча укучылар Сараенда Арча районы төп гомумбелем бирү учрежденияләре укучылары арасында шәхси беренчелеккә шахмат ярышлары булып узды.

3 январь көнне Арчада регионара  “Культура-Аралашу” дигән яшьләр медиафорумы булып узды. Форумда  Киров өлкәсе Нократ Аланының ”Яшьләр вакыты“ агентлыгы, Арча Укучылар Сараеның “Нур” телерадиостудиясе, Казан шәһәренең “Будильник” телеканалы вәкилләре катнашты.

5 январь  көнне  Наласа  урта  мәктәбе  коллективы   массакүләм чаңгы ярышларына чыкты. Бу көнне барлыгы 52  кеше 3 төркемдә  саф һавада актив ял итте, күңел ачты, көч сынашты .

“Чаңгы юлы” ярышларына   халык елдан-ел күбрәк агыла. Үзләре чаңгыга басмыйча, ярышларны карарга, күңел ачарга, кышкы бәйрәм мохитенә чумарга дип килүчеләр дә күп иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International