ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр торак–коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән акчаларны эзләп алу айлыгы бара. Суд приставлары рейдлар үткәрә. Шундый рейдларның берсендә катнашырга туры килде. Рейдта суд приставлары–башкаручылар Римма Заһидуллина, Зөлфия Гарипова, “Идарәче компания” җитәкчесе Алмаз Әхмәтханов катнашты.


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

23 нче сентябрь көнне Арчаның  “Мәрхәмәтлек үзәге” “Яшел Россия” исемле  экологик иҗтимагый хәрәкәт акциясен үткәрүне хуплап чыкты. Хезмәткәрләр “Минем хыял иле” исемле Бөтенроссия  экологик шимбә өмәсендә актив катнаштылар.

16 сентябрьдән Яңа Кенәрдә халыкны социаль тернәкләндерү бүлекчәсе эшли башлады. Яңа Кенәрдә андый урын болай да бар иде бит инде, диючеләр дә булыр.

21 сентябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында Арча районында бәрәңге эшкәртү заводы төзүгә багышланган киңәшмә булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин алып барды.

Мәктәпләрдә кече сыйныфларда озынайтылган көн төркемнәре эшли. Әти–әниләр эштә вакытта дәрестән соң балалар караучысыз калмасын, вакытларын файдалы үткәрсен өчен оештырылган төркемнәр болар. Мәктәптә баланың көне ничек үтә? Алар анда дәрестән соң “шайтан чабып” кына ятмыймы? Әти–әниләрне кызыксындырган сораулар болар. Бу тема белән махсус кызыксындым.

“Арча” спорт мәктәбендәге тхэквондо сыйныфының уңышлары турында еш язабыз. Районда яшь буынның тырышлыгын, ярышларда алдынгы урыннар алулары турында ишетү райондашларыбызга да күңелледер. Тхэквондо сыйныфына йөрүче балаларны әлеге спорт серенә шушы өлкәдә озак еллар бар күңелен биреп эшләүче Газинур Борһанов төшендерә. 

Татар традицион мәдәниятен саклау, халыкка фольклор иҗаты чыганакларын, рухи мирасны ирештерү, онытыла барган милли йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип исемләнгән беренче район фестивале уздырылды. Коллективлар кич утыру, аулак өй, кичке уен, килен төшерү, каз өмәсе кебек халкыбызның энҗе–мәрҗәннәргә тиң күркәм гореф–гадәтләрен искә төшерде.

Иҗат белән шөгыльләнгән кешегә мактау сүзе, алкышлар иң зур бүләк. Моны мин 30 елдан артык сәхнәдә йөргән кеше буларак яхшы беләм. Сине күреп алып, уңышыңны да танысалар, монысы инде зур казаныш. Районда 2009 елдан бирле ел да әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәсендә бирелеп барыла торган Гариф Ахунов премиясе бу өлкәләрдә үзләрен күрсәткән иң оста укучылар, яшьләр өчен иң зур бәя. Кайбер премия ияләренең танылган шәхесләр булып китүе район өчен дә күркәм күренеш. Ә алар бар һәм күп.

Утырышта 2016 елда предприятие һәм оешмаларның социаль иминиятләү фонды акчаларын ничек файдаланулары турындагы мәсьәлә каралды, аларга күрсәтмәләр бирелде

25 сентябрьдә Арчаның 5нче гимназиясе кырында мини–футбол буенча Арча район мөхтәсибе призына турнир үткәрелә. Ярышларда Арча районы мәчетләренә йөрүче 14 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International