Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең кабул итү бүлмәсендә чират. Чират торучыларның хәлләрен сорашам.
Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексында республиканың 29 районыннан көрәшчеләр җыйналды. Биредә татар–башкорт көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә 1998–1999 елларда туган яшүсмерләр көч сынашты.
Лениногорск районында республика сукачылар конкурсы үткәрелде. Анда безнең район данын агросәнәгать көллиятеннән Рамил Гарифуллин яклады
1 октябрьдә Яңа Кырлай авылында 80 километр ераклыкка чабу буенча Россия чемпионаты һәм “Ат көне”нә багышланган чаралар уздырыла. Татарстан Республикасының атчылык һәм ат спорты федерациясе әлеге чараларда катнашырга чакыра.
Арча районы прокуратурасы Арча шәһәре эчендәге Лекинка елгасына ташландык сулар агызу факты буенча тикшерү үткәрде.
22 сентябрьдә Казан шәһәренең “Патриот” үзәге базасында “Алга, яшь армиячеләр!” дип аталган республика хәрби–патриотик ярышларының зона этабы үтте. Безнең район данын Арчаның икенче урта мәктәбе укучылары яклады.
“Татарстан Республикасында туристик сувенирлар – 2016” дигән ачык бәйге игълан ителгән. Максаты – республикабызның гүзәллеген, үсешен сувенир продукцияләрендә күрсәтү, кул эшләре осталарын барлау, бүләкләү.
Арча ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүенчә, агымдагы елның 8 ае эчендә Татарстанның шәһәр урамнары һәм юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 419 юл-транспорт һәлакәте булган.
Район балалар китапханәсендә Арчаның 3нче мәктәбенең озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар өчен сәнгать сәгате оештырылды. Укучылар бик теләп мультфильмнар иленә сәяхәт итте.
Районда зур җинаятьләр булмавы сөендерсә дә, ваклары очрап тора. Август ахыры, сентябрь башында Арча эчке эшләр бүлегенә кергән шикаятьләргә күз төшерсәң, аларның күбрәге гаилә низаглары белән бәйле. Килене кайнанасын, исерек хәлдәге әтисе балигъ булмаган яшьтәге улын, Югары Мәтәскә авылында ир хатынын, Иске Чүриледә улы әтисен кыйнавы турында хәбәрләр алынган. Ире хатынына үтерү белән янаган.