Кәче авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Суфия Җәләева шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
10 августта Апаз авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның җыены булды, анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, мәгариф буенча комитет әгъзасы Илдар Гыйльметдинов, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.
Суд район прокуратурасының Арча районында яшәүче 24 яшьлек Диана Мифтахованы ата–ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы гаризасын канәгатьләндерде. Аңа балигъ булмаган 3 баланы карау өчен алимент түләргә дә туры киләчәк.
Субаш-Аты авылы китапханәчесе авылның Кооператив урамында яшәүчеләр өчен Сулыкларны саклау елы уңаеннан әдәби мәйдан үткәрде
Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев Урта Сәрдә авылында яшәүче Нәфига Таһированы 90 яшьлек юбилее белән котлады
31 июль төнендә Агрономическая урамы, 37нче йорт каршында торган “ВАЗ–21093” машинасын урлап китәләр
Мотоцикл белән йөрүнең бик еш аяныч хәлгә китерүе турында беләбез. Күп очракта яшьләр алдын–артын карамый кызу тизлек белән чаба
“Уңыш” операциясе кысаларында агымдагы елның 5 августында Арча-Мари Иле чигенең автомобиль юлындагы Югары Бирәзә янында “ГАЗ-4301” маркалы машина туктатыла.
1 августка каршы төндә билгесез кешеләр “Кырлай” ширкәте басуыннан 8100 сумлык 4 рулон борчак саламы урлый
1 августта көндезге 15.45 сәгатьтә билгесез кешеләр Арча станциясе болынындагы агачлык янында бәйдә торган сарыкны буалар