ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Казан бокс үзәгендә республика беренчелегенә 1999–2000 елларда туган яшүсмерләр арасында ярышлар булды
Шушмабаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары җитәкчеләре Рәмлә Нуриева белән Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә сугышта катнашкан авылдашлары турында мәгълүмат тупларга килде.
Кушлавычта Габдулла Тукайны берләштергән Арча һәм Әтнә районнары арасында дуслык күпере салынды. Ул Тукайның “Исемдә калганнар” повестен язуына 105 ел тулуга багышланды.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Арча муниципаль районы җитәкчелеге гражданнар җыеннарында хисап тота. Югары Бирәзә, Күкчә Бирәзә, Өчиле, Чиканас авылларында яшәүчеләр җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты
Кибетләрдә азык–төлеккә бәя артты. Бәяне тотып торучы бер чик булырга тиештер бит инде?! Ирекле базар булса да, әйбер бәяләре ирекле була алмый.
29 гыйнварда район Мәдәният йортында халыкның яшәеше турында фикер алышу буенча гражданнар җыелышы була
“Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә 31 гыйнварда “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесе призына милли көрәш буенча команда район беренчелеге була. Сәгать 10да башлана.
1 февральдә Арча үзәк стадионында Сәламәтлек көне уздырыла
30 гыйнварда сәгать 9дан 11гә кадәр Р.Әхмәтҗанов Арча районы һәм шәһәре халкын кабул итә
Арча шәһәре, Галактионов урамы, 3 йорт адресы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин 30 гыйнварда гражданнарны кабул итә. Кабул итү турында мәгълүматларны 8(84366) 3–02–63, 89272493555 телефоннары буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International