ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Район буенча бер сыердан уртача савым 12,3 килограмм. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,2 килограммга артык
26 сентябрьдә 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә адвокатлар, нотариуслар, прокуратура хезмәткәрләре түләүсез консультация үткәрә
Россиянең куркынычсызлык федераль хезмәте чик буе сагы институтына 2015 елга студентлар җыя

20
сентябрь, 2014 ел
шимбә
17 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аны ТР Премьер–министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов озата килде. Аларны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды.
2014 елның мартында Президент Владимир Путинның ГТОны (“Хезмәткә һәм оборонага әзер бул”) гамәлгә кертү турында фәрманы чыкты. Мәктәпләргә һәм башка уку йортларына яңадан ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кире кайтты.
“Волга” яшьләр үзәгендә Татарстан студентларының III төзелеш отрядлары спартакиадасы тәмамланды. Бу спартакиадада Арча педагогика көллияте командасы да катнашты һәм елдагыча призлы урынны яулады.
Мин кеше белән аралашканда аның күзләренә карыйм. Тел белән әйтеп булмаган яки әйтергә теләмәгән бик күп уй–хисләрне, тойгыларны укырга була алардан. Оркыя апаның иренә төбәлгән наз тулы күзләре дә миннән читтә калмады
Ашытбаш авылы кызы, озак еллар Казанда гомер итүче Марзия Мостафина әтисе Әхмәди Әүхәдиев җирләнгән Тверь өлкәсенең Зубцов районындагы туганнар каберлегенә зиярәт кылырга бара.
Якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова — Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, Гомәр Бәшировның оныгы — 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. “Казан арты” тарих–этнография музеенда оештырылган күргәзмә Гәүһәр Хәсәнованың хезмәтләренә багышланган һәм ул Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган экспозиция белән рәттән урнаштырылган. Әтисенең портреты Гәүһәр ханымга “Булдырасың, кызым!” дия сыман.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International