ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2014 ел
чәршәмбе
28 августта Сәрдәбаш авылында 16 сәгатьтә “Авыл көне” үткәрелә
29 августта 18 сәгатьтә үзәк стадионда “Арча кичләре” мәдәни–күңел ачу прог-раммасы була
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр

22
август, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хужалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов көн саен игеннәрнең кимендә дүрт процентын жыйнап алу бурычын куйган иде. 20 августта безнең район буенча шушы күрсәткечкә ирешелде.
Яңа Кенәрдә яшәүче Гөлзәйнәп апа белән Тәлгать абый Шәриповлар үзләрен иң бәхетле кешеләр дип саный. Моңа аларның тулы хаклары бар. Тәлгать абыйга бүген 92 яшь тулды, Гөлзәйнәп апага киләсе елда туксан яшь тулачак. Шул елларның 67сен алар бергә уздырган, дүрт балалары, 13 онык һәм оныкчыклары — бүгенге көндә иң зур куанычлары.
Яңа Кишет китапханәчесе Надия Йосыпова “Башваткыч”та машина откан, дигән хәбәр районга көне–сәгате белән таралды. Мин ул тапшыруны карадым. Надия, һәрвакыттагыча, тыйнак кына елмая... Бу елмаюда бар да бар: эчкерсезлек, самимилек, йомшаклык һәм шул ук вакытта тәвәккәллек, төгәллек, үҗәтлек һәм кыюлык та. Ә бит башта шүрләп калган булган: Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре китапханәчеләре белән ярышулары, ай-һай...
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге Федераль Закон нигезендә 2013–2014 елларга күп фатирлы йортларда электр энергиясен саклау, аз сарыф итү максатыннан махсус программа эшләгән иде. Шул программа кысаларында районда билгеле бер күләмдә эш алып барыла.
Арча муниципаль район башлыгы карары белән Ф.М.Абдуллин 2014 елның 1 августыннан район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде
15 августта “Ватан” агрофирмасы” ширкәте базасында республика нәсел хуҗалыкларының җиде айлык эш йомгакларына багышланган киңәшмә булды
Балаларның юл–транспорт җәрәхәтләнүен булдырмау, балалар һәм яшүсмерләрнең юлда йөрү кагыйдәләре буенча күнекмәләрен яңарту максатларында 2014 елның 20 августыннан 20 сентябренә кадәр “Игътибар — балалар!” дигән профилактик чара үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International