ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Белгечләр быел үсемлекләрнең үсү, өлгерү чоры ике атна чамасы алдан бара, диләр. Димәк, урак өстенә дә ерак калмый, моны арыш басуларына карап та чамалап була. Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык мәкале.
Район хакимияте каршындагы бакчада Йолдызлар аллеясына тантаналы шартларда яңа исемнәр өстәлде. Алар: быел 11нче сыйныфны уңышлы тәмамлаган, өч ел рәттән район, республика, Россия күләмендәге ярышларда, олимпиадаларда җиңү яулаган Арчаның 1нче мәктәбеннән Булат Вәлиев, Лесхоз мәктәбеннән Илназ Шәяхмәтов һәм Марат Зәйнуллин. Тантанада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов катнашты.
Узган атнада район авыл җирлекләрендә референдумнар узды. Референдумнар нинди максатларны күздә тотып уздырылганын белү өчен без Арча муниципаль районының финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.
Авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләп узды. Чират башкалабызга җитте.
22 июньдә Арча муниципаль районының барлык авыл җирлекләрендә Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы авыл җирлекләрендә 2014 елда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум уздырылды
22 июньдә шәһәребез үзәгендәге Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары, ветераннар берлеге вәкилләре, укучылар Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 25 һәм 26 июнь көннәрендә 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр “Кайнар линия” үткәрә
28 июньдә Арча шәһәре стадионында Олимпия көненә багышлап район ярышлары уздырыла
10 июньнән 20 июньгә кадәр “Мотоцикл” ункөнлеге үткәрелде. Бу көннәрдә барлыгы 20 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган мотоциклчы тоткарланды.
17–20 июнь көннәрендә Бөгелмәдә “Күн туп” призына финал ярышлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International