ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, шулай ук Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

 


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бәйгедә Арча шәһәренең төрле балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән берлектә “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар да катнашты. Алар “Рәсем ясау”, “Шигырь сөйләү”, “Әкиятне сәхнәләштерү” номинацияләрендә көч сынашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

30 нчы ноябрь көнне Арчаның 8 нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасында Үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән матур, җылы очрашу оештырылды.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2022 елның 25 ноябреннән 05 декабренә кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» уздырачак.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең «кайнар линия» телефоны: 8(843) 238-53-68 буенча эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843) 238-98-54 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.

Татарстанда 28 ноябрьдә «Инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар тарафыннан ГТО комплексының сынау нормативларын үтәү буенча тестлар оештыру» курслары старт алды. Курслар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында уза.


26
ноябрь, 2022 ел
шимбә

25 ноябрьдә «Мин Арча баласы» проекты район яшьләрен Арча үзәк китапханәсендә  “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенына җыйды. Чарада районның 25 мәктәбеннән 50 укучы катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучылар «Мин Арча баласы» проекты гимнын башкардылар.

Рая Фәтхуллина һәм Фәридә Насыйрова яшь әниләргә балалар тәрбияләүдә үзләренең бай тәҗрибәләрен, файдалы киңәшләрен җиткерделәр һәм кызыклы сорауларга җавап бирделәр.

 

Арча муниципаль районы башкарма комитеты 2022 елның 9 ноябрендә “Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация һәм иреклеләр буенча хәрби хезмәткә чакырылган Арча муниципаль районы хәрби хезмәткәрләре гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында“ карар кабул итте.

Арча шәһәренең көньяк өлешендә йөрүе күңелле хәзер. Әле кайчан гына бу  якта яшәүчеләр җыелышларда безнең урамнарга таш булса да җәярсез, дип зарланырлар иде. Әкренләп монысы да эшләнде, балалар бакчасы, мәдәният йорты, амбулатория төзелде.

Газетабызның алдагы санында “Ана бит мин, ничек түзим?” дигән мәкалә басылып чыкты.

Анда Субаш Аты авылында яшәүче өч бала анасы Энҗе Сәетгәрәеваның йөрәгеннән чыккан зары турында язылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International