Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан азык-төлек базарына, кибетләргә кереп чыктым. Алардагы хикмәткә исләрең китәрлек! Бер танышымның: “Мондый хәлне бабайлар да күрмәгәндер”, – дип әйтергә ярата торган сүзләре искә төште. Бабайларга барып торасы юк, әле моннан 20 еллар элек кенә кая булган бу байлык?
2020 елда Арча районында 55 янгын чыккан. Ут дистәләгән торак йортны һәм ишегалды корылмаларын тулысынча юкка чыгарды. Районда янгыннарда 2 кеше һәлак булды, 1әү җәрәхәтләнде. Бу вакыйгалар уйланырга мәҗбүр итә.
2021 нче елның 16 гыйнваре – бөек галим, тарихчы, фәлсәфәчесе, этнографы Ш.Мәрҗанинең туган көне. Шушы уңайдан, 15 январь көнне “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендә “Ш.Мәрҗани мирасын барлау” исемендәге районкүләм укулар оештырылды.
2021 елның 10-12 февралендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексының төп тармаклары экспозициясен берләштерүче 3 нче махсуслаштырылган «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе һәм эшлекле форум узачак, аның төп вакыйгасы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2020 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2021 елга бурычлар» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышын уздыру булачак.
2021 елда Арчада беренче сабый булып кыз бала туды. Ул Алисә һәм Айнур Яковлевларның икенче баласы
Яңа елга чыршы бәйрәмнәре белән килеп кердек. Мәктәп, бакчалардагы күңел ачу уеннары авылларда һәм шәһәребездә халык бәйрәмнәренә әверелде
Яңа ел каникуллары вакытында Арча педагогика көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте.
Һәр елны 12 гыйнварда Россия Федерациясе прокуратурасы көне билгеләп үтелә
2021 нче елның 8 нчы гыйнварында Арча муниципаль районының «Укучылар сарае» базасында Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шашка буенча «Иң яхшы шашкачы - 2021» исеменә шәхси һәм команда беренчелегенә район ярышы уздырылды.
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел узып бара. Йөрәкләрдә әлеге елның якты хатирәләре, онытылмас җылы истәлекләре, табышлар, югалтулар... Ни кызганыч, 2020 ел тарихка авырлыклар һәм сынаулар елы булып кереп калыр. Таҗлы вирус тормышыбызның барлык өлкәләренә тәэсир итте һәм бүген мин бу куркыныч чиргә каршы көрәштә катнашучыларга чын күңелемнән олы рәхмәтемне белдерәм.