ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Яңа елга кадәр үк гаилә белән “Нечкәбил” конкурсында катнашып, Сәмиевлар районга җиңү дә алып кайтты. “Җаваплы Нечкәбил” номинациясендә җиңү яулап кына калмыйча, “Алтын Нечкәбил” исеменә дә лаек булды Наилә Рәис кызы. 

Әлеге бәйгедә районнан ел да гүзәл затларыбыз катнашмый калмый. Катнашу гына түгел, финалга чыкмыйча калучылар да сирәк. Тырыш, булган, сәләтле, үрнәк, горурланырлык шул безнең райондаш гүзәл затларыбыз!

Наилә Сәмиеваның “Нечкәбил”дәге чыгышы нәсел шәҗәрәсе белән бәйле. Ире Рәдис Рәис улы ягыннан 9 буынның чыгышын туплаган кыйм-

мәтле мирасны Сәмиевлар бергәләп республика күләмендә тәкъдим итте. Гаилә үз чиратында иң кадерлеләре — әниләре Наилә ханымга ярдәмче, төп көч бирүче булды.


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 22 гыйнварында  Арча муниципаль районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Арча районында туган телне укыту: актуальлек, заманчалык, тәҗрибә» темасы астында узды.

Семинарда Арча, Әтнә,Балтач,Биектау,Кукмара, Мамадыш,Балык Бистәсе, Саба,Лаеш,Питрәч,Теләче районнары мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Секция утырышлары  Арча муниципаль районы мәктәпләрендә узды.


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 2019 елның 27 декабрендәге 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 129, 133 статьялары нигезендә айлык хезмәт хакының гомуми суммасы (өстәмә түләүне, өстәмәләрне, премияләрне һәм башкаларны да кертеп), әлеге чорда эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) тулысынча үтәгән хезмәткәргә МРОТ күләменнән түбәнрәк була алмый.

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020–2025 елларга “Авыл территорияләрен  комплекслы үстерү программасының 2020 елга авыл территорияләрен комплекслы үстерү” яңа дәүләт программасын кабул итте. Шул уңайдан район башкарма комитеты  җитәкчесе Илшат Галимуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Илшат Әхәтович, әлеге программада авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче кешеләрнең торак шартларын яхшырту өчен нинди чаралар планлаштырыла?

– Беренче чиратта әлеге программаны авылларыбызны саклап калу юнәлешендәге мөһим адым дип саныйм. Әлеге программа нигезендә авыл территорияләрендә яшәүче кешеләргә торак шартларын яхшырту өчен субсидия биреләчәк. Әлеге субсидия авыл территорияләрендә торак төзү һәм алу өчен бирелә. Шәһәр һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләр әлеге программага кертелмәгән.

Элекке программада ике категория – яшь гаиләләр (35 яшькә кадәрге кешеләр) һәм башка кешеләр бар иде. Яңасында авыл җирлегендә даими яшәүче һәм эшләүчеләр (һәм аларның гаиләләре), авыл җирендә даими яшәргә һәм эшләргә теләк белдерүчеләр (һәм аларның гаиләләре) программада катнаша ала. Аларның яше чикләнмәгән.

Хач ману йоласы турында 2017 елны язган идек. 18 гыйнвардан

19 гыйнвар төнендә сәгать 12дә Василиск атакай, Арча чиркәвендә шәмне кабызып, ир-атлар белән Вахитов урамындагы чишмәгә юл тотты ул вакытта. Су коенырга кеше шактый килгән иде. Быел да репортаж язарга иде исәп. Барып чыкмады.

Төнге сәгать 12ләр тирәсендә чиркәү янында тынлык хөкем сөрде. Ел да су коенучы Сергей Харитонов та күренмәде.

 19 гыйнварда көндез Вахитов урамындагы чишмәгә барып су алдым. Хач ману йоласы үткәрелгән чишмә бу. Кар булмагангамы, әллә коенучыларны юксыныпмы – чишмәдән моңсулык бөркелә иде. Шулай тоелды. Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов: “18 гыйнварда көндез Лин атакай Вахитов урамындагы 33нче йорт янындагы чишмәгә барып, догалар укыды, суны аруландырды, – дип сөйләде. – Кичен  егетләр дежур да торып карады, су коенучы булмады”. Юл уңаеннан чиркәүгә кереп чыктым. Анда шифалы су өләшәләр иде.

Кызлар Арча үзәгендә генә түгел, хәтта шәһәр читендә урнашкан урамнардагы йортларга да кереп йөргән.

Чит милләт вәкилләрен халык арасында күрүчеләр байтак булып чыкты. Араларында бер егет тә бар икән. Бер танышым аралашкан да булып чыкты үзләре белән.

— Әбәткә дип кенә кайткан идем, ишек янында кешеләр күреп чыксам, японнарга тартым йөзле 5 кыз басып тора. Үзләрен Кореядан дип таныштырдылар. “Без туристлар, мәдәниятне өйрәнәбез”, — диләр. Аннан соң башка сорауларга җавап бирә алмадылар, аңламыйлар. Һәрберсенең кулында үзләренә кирәк сораулар рус һәм үз телләрендә язылган кәгазь бар. Миннән чәй, яшемне, исемемне сорадылар. Тагын ниләрдер сөйләнделәр, тик тел белмәгәч бер-беребезне аңлап булмый бит. Аптырагач, инглиз телен беләсезме, дип сорадым, белмиләр. Тагын бер җөмләләре истә калган: “Христос сине ярата”, — диләр. Россия булгач, аларда бөтен кеше Христоска табына дип күзалланадыр бәлки. Тагын шунысы аптыратты, кулларында телефон ише әйбер күрмәдем, – дип сөйләде ул.

Районыбыз өчен бик күп игелекле эшләр башкарган якташыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән биредә мемориаль такта һәм экспозиция  урнаштырылган. Узган атнада шуны тантаналы шартларда ачу чарасы булды.

Гомәр Бәширов дөньяга килүе, туган туфрагының җылысын тоеп, чишмәләренең суын эчеп яшәве, илһам алуы өчен туган авылына булган рәхмәтен аны әсәрләрендә телгә алып, дөньяга танытуы белән җиткерде. Менә тагын танылган шәхесләр – шагыйрь Рәмис Әймәт, язучы, тәрҗемәче, Гомәр аганың оныгы Гәүһәр Хәсәнова, прозаик Вакыйф Нуриев, прозаик, тәрҗемәче Хәнәфи Бәдигый, шагыйрь Рифат Җамал, шагыйрә Наилә Ахунова, журналист Риман Гыйлемханов язучының туган ягында. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

Кичә Салавычта Илфатны җирләделәр. Машинаны юл читенә туктатып, зиратка баручыларны уздырып җибәрдек. Кеше дә, машиналар да күп иде. Димәк, авылда Илфатны ихтирам иткәннәр.

Вакытсыз чакка туры килүебезне аңласак та, шуның кадәр юл үткәч артка чигенер урын юк, аларның өйләренә юнәлдек. Мәет озатканнан соң дога укып хатын-кызлар тарала гына иде әле. Туганнары да күп икән. Барысы да Илфатны соңгы юлга озатырга килгән.

18 гыйнвар көнне кич Яңа Кенәр юлында Илфат Әшрәповны машина белән бәрдереп үтерделәр. Ул көнне авария турында төгәл мәгълүмат ала алмадык. Дүшәмбе көнне генә ЮХИДИ бүлекчәсендә безгә ир-атны “Мазда-3” машинасы бәрдергән булуы һәм үлүченең Балтач районы Салавыч авылыннан икәнлеге, ул кешенең исерек булу мөмкинлеге (чөнки аның яныннан үтеп киткән машиналар хуҗалары үлгән егетнең алпан-тилпән атлап баруын әйткәннәр) турында белдерделәр. Тукталыштан авария булган урынга кадәр 340 метр. Җайлап барганда җәяүле аны биш минутта үтә. “Энергосбыт” оешмасы видеокамерасы ул егетне төшергән. Аннан соң йөк һәм җиңел машина үтеп киткән. Аны йөртүчеләрнең гаепсезлеге ачыкланган. Өченче машина “Мазда” булган. “Бу эш буенча әле тикшерүләр алып барыла, алар тәмамланганнан соң гына төгәл нәтиҗә ясарга мөмкин булачак”, – диделәр ЮХИДИ бүлекчәсендә.


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Төрле министрлыклар, фонд, идарә, агентлык, институт  белгечләре тарафыннан районнарның икътисад үсеше буенча җитди мәсьәләләр карала, алар кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә булалар, эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларны күтәрәләр. Әнә шундый очрашу булды безнең районда да.

Директор алдан әйтеп куйды. “Мәктәптә укыган һәм укыткан күренекле шәхесләр белән очрашу оештырабыз. Без сезне шушы очрашуга чакырабыз. Килми калмагыз”, – диде. Сабакташ әйткәч, ничек бармыйсың инде! Университетта бер чорда укыдык. Сәбәп ул гына түгел, мин нишләптер бу мәктәпне яратам. Носы мәктәбе укучылары һәм укытучылары хатларны да бик матур яза. Чараларны да җылы һәм эчтәлекле итеп оештыра беләләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International