ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Дөрестән дә, район газетасында эшли башлавыма быел гыйнварда 47 ел тулды. Аның һәр елы үзе бер китап язарлык. Әмма мин андый әрсезлеккә бармам, һәр елдан берәр генә бит язсам да, 47 битле китап булачак бит. Китапның исеме “Без үскәндә үскән идек...” булыр кебек.

Йортта кунакларны бабай белән бергә килене, улы, оныгы, кияве каршы   алды. Үзгә бер җылы мохит, юбилярның хатирәләре яңарды, сөйләшеп сүзләр бетми. Кунаклар да нинди кадерле бит: район башлыгы Илшат Нуриев, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе, авылдашы Шәйдулла Сәлахов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин юбилярны котлап шатлыгын уртаклашырга килгән. Яшьләр өлкән буын вәкиле белән аралашып, инде бүгенге көндә тарихи сәхифәләр булып калган вакыйгаларны сеңдереп утыра.

Юбиляр Арчада яшәүче Тәслия Насыйбуллина түрдә утыра иде. Туган көнен билгеләп үтәргә дип балалары зурлап өстәл әзерләгән.

– Без бик күп бит. Һәрберебез берәр нәрсә алып килсә дә өстәл тула, – диләр.

Һәр төбәкнең үз мактаулы кешеләре бар. Исмәгыйль белән Илсөяр дә шундыйлардан. Биш балалы гаиләдә туып-үсә Исмәгыйль. Үрнәктә тракторчы һөнәрен үзләштерә. Армиядән кайткач туган авылында төпләнеп калып, башта тракторчы, аннан шофер булып эшли.

Ә Ашытбаш мәктәбе җитәкчесе Рәмизә Кавиева ачык йөз, кайнар чәй белән кунакларны каршы ала белә.

Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов шахмат, шашка ярышларының ни өчен нәкъ менә Ашытбаш мәктәбендә үткәрелүенең сәбәбен әйтте.

Спорт туризмы хәзер бик популярлашып китте, аны күпчелек яшьләр сайлый башлады. Бүгенге көндә районда 200 бала даими шөгыльләнә.

– “Үзәк” территориаль үзидарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын оттык, – диде Арча Укучылар сарае җитәкчесе урынбасары Айгөл Галәветдинова.

Арча ягы – данлыклы Казан артының үзәге, татар халкының тарихына үзеннән лаеклы өлеш керткән, татар халкының сөйләм һәм әдәби  телен саклап калучы як. Арча җире талантларны күпләп бирде. Халык мәгърифәтчеләре Курсави, Мәрҗани, Күлтәси, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай, язучы Мәхмүт Галәү, халык драматургы Галиәсгар Камал, халык язучылары Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов һ.б. безнең горурлыгыбыз.

14 гыйнварда иртән эшкә килү белән шундый хәбәр килеп иреште. Соңрак билгеле булды: Дамир Каюмовның вагонка ясый торган цехы тулысынча янып беткән. Кешеләргә зыян килмәгән, шулай да матди яктан зур югалту.

Андый чакта сөйләшәсе дә килмәс инде, дип шикләнеп кенә булса да Дамирның үзенә шалтыраттык. Бу борчу аны аяктан екмаган, 26 яшьтә генә булса да, сөйләшүеннән үк нык ихтыярлы кеше икәне күренеп тора.

– Юкәдән вагонка ясый торган зур цех иде. 20дән артык кеше эшләде. Дүрт ел төзедек, бер ел элек тулы көченә продукция җитештерә башлаган идек. Янгынның сәбәбе – цехтагы электродвигательдә. Иң мөһиме – берәүгә дә зыян килмәде. Ә цехны яңадан торгызабыз аны, – диде ул.

– Сезгә, булачак журналистларга, тормышта төрле хәлләргә очрарга туры киләчәк, – дигән иде без хөрмәт иткән остазыбыз Җәүдәт Акчурин. –  Сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк бер киңәшне истә тотыгыз. Менә сез урынга барасыз, мәсьәләне ачыклап, блокнотыгызны тутырып кайтасыз. Ә газетага язганда блокнотның яртысында язганнарны гына файдаланыгыз. Ни өчен шулаймы?

Җәй уртасында, Арчаның сәнгать мәктәбендә, районда Экотехнопарк  (чүп аеру полигоны) төзелүгә карата уздырылган җыелышта катнашырга туры килде. Җыелыш озак барды, халык та шактый күп җыелган иде. Билгеле, бу бик яхшы күренеш, райондашлар үзләре яшәгән туган төбәге язмышына битараф түгел, димәк. Моңа карата төрле фикерләр әйтелде. Каршы килүчеләр дә, яклаучылар да булды. Вә ләкин мин үзем бу җыелышта төгәл бер фикергә килә алмадым. Чөнки бу мәсьәләне бар яктан уйлап, анализ ясарга кирәк. Әлеге җыелышта “Тукай төбәген чүпкә батырмыйк”, – дигән сүзләр яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International