ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елда цифрлы телевидение приставкасын һәм (яки) цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарын компенсацияләү турында» 2019 ел, 13 июль, 574 нче карары кабул ителде.


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы! Сез Арча муниципаль районы – 2030 Стратегиясенә үзгәрешләр кертүдә катнаша аласыз. Кызыксынган очракта сез үз тәкъдимнәрегезне электрон почта адресына юллый аласыз: ekonarsk@mail.ru. 
Стратегиянең агымдагы версиясе белән сылтама буенча танышырга мөмкин 

http://arsk.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_915493.pdf

Арча Укучылар  сарае  «ЛетоTime» проекты өстендә эшен дәвам итә. Узган атнадаУкучылар Сарае педагоглары   Җиңү паркы һәм Казан су паркы территориясендә декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар үткәрделәр. Балалар бик теләп педагоглар белән җил бөтерчекләре ясадылар.  

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Кече һәм урта  эшкуарлык  корпорациясе,  ваклап  сату  буенча  «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  катнашында   семинар узды.  

Татарстанда  урып-җыю  кампаниясе  башлану  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде


26
июль, 2019 ел
җомга

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү һәм уракка әзерлек чаралары белән таныштырды.

Үләннәрнең беренче каты көткән уңышны бирмәде, барысы 18 мең тонна печән һәм 120 мең тоннадан артык сенаж салынган килеш

Кеше дә күп иде, бик матур үтте, дип әйтәләр. “Икенче көнне бәйрәм үткән болынны әйләнеп мендем, ник бер чүп әсәре булсын!” — дип сөйләде бер танышым.

Тантана уза торган залына кадәр рух күтәренкелеге бирә. Ә истә кала торган чаралар даими узып тора Арчаның ЗАГС бүлегендә. Язылышу тантаналарыннан тыш, юбилей, бәби туу, ана капиталы тапшыру һ.б. кебек чаралар уздырып, никадәр кешегә күңел җылысы, көч, ышаныч бирә алар. “Үзебез дә күркәм гаиләләр белән аралашып, әллә ничә көн канатланып йөрибез”, — ди җитәкче Фәридә Бәхтиярова.

Юбилеен ул балалары, оныклары янәшәсендә билгеләп үтте. 30 ел бергә гомер иткән хатыны Нурия апа Соколова да янында иде. Бу көнне ул үзен бик бәхетле хис итте.

Мәскәүдән Путиннан хат килгәнне белгәч, Әлфия апа: “Минем фамилияне кайдан белде икән ул?” – дип куйды. Аның аптыраулы карашы һәм бу соравы янындагыларны елмаерга мәҗбүр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International