Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.
Безгә кунакка татар эстрадасы йолдызлары Филүс Кахиров, Раяз Фасыйхов, Булат Нигматуллин, Венер Салимов, Алмаз Шарифуллин, Риназ Фазлыйәхмәтов, Зөлфәт Фахретдинов, Ильнар Ялалов, Фәнил Вакказов һәм башка артистлар кайтачак.
Искәртеп узабыз, 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов конкурс башлану турында игълан иткән иде.
«Яңарыш» ширкәтендә арыш сугып сыттырылган бөртекне җиңсәләргә тутыралар. Мондый азыкны бөртекнең дымлылыгы 35 процентка кадәр булганда әзерләргә мөмкин. Яхшы азык, игеннәрнең өлгереп беткәнен көтәсе юк, төп уракка керешкәнче комбайннарны сынау да бу.
Район ветераннар советы һәм иҗтимагый совет вәкилләрен поликлиника янында район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгат Баһаветдинов һәм поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова каршы алды. Ветераннар илкүләм проект кысаларында үзләре өчен эшләнгән бүлмә һәм анда кабул итүче табиб белән танышырга килделәр. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова да ветераннар белән иде.
Тиздән – яңа уку елы. Аңа әзерлек эшләре дәвам итә. Август киңәшмәләренә дә озак калмады. Профсоюз әгъзаларының җәйге ялы турында да сүз булды. Ташламалы бәяләргә теплоходта сәяхәткә чыгулар, Мәскәү, Санкт—Петербургка барулар, Кырымда, санаторийларда ял итүләр – болар бар да профсоюзның үз хезмәткәрләре сәламәтлеген кайгырту максатыннан эшләнә.
Зиннур Тимергалиевның повесть-хикәяләреннән торган ике китабы дөнья күрде инде. Тагын берсе нәшриятта чират көтеп ята. Ә Зиннур үзе бүгенге көндә фантастик повесть язу өстендә эшли. Хәер, язып тәмамлыйсы әсәрләре берәү генә түгел икән.
Арчада яшәүче Диләрә Хәйдәрҗанова, Ландыш Фәхретдинова һәм Гөлназ Фәрәхетдиновага сертификатларны Пенсия фондының Арча бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова тапшырды. Әниләр шулай ук банкның һәм гражданлык хәлен теркәү бүлегенең истәлекле бүләкләренә дә ия булды.
Питомник болынында чүп полигоны төзеләчәк, дип сөйләп йөрүчеләр әле дә бар. Кеше ышанмастай хәлне чын булса да сөйләмә, диләр бит. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов белән әңгәмәне шул темадан башладык.
Безгә кунакка татар эстрадасы йолдызлары Филүс Кахиров, Раяз Фасыйхов, Булат Нигматуллин, Венер Салимов, Алмаз Шарифуллин, Риназ Фазлыйәхмәтов, Зөлфәт Фахретдинов, Ильнар Ялалов, Фәнил Вакказов һәм башка артистлар кайтачак.