ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар  һәм   блогерлар  өчен һәр елда  уздырыла  торган   «Минем җирем - Россия» иҗат  конкурсына  заявкалар кабул итүне дәвам  итә.  2014 елда  гамәлгә куелганнан бирле  илебезнең  барлык  төбәкләреннән  Россия  авылын  популярлаштыруга һәм  аның  актуаль  проблемаларына җәлеп  итүгә  юнәлдерелгән  15 меңнән  артык  мәгълүмати  проектлар  әлеге  конкурс  аша  узды.    Аларның  йөзләгәне  акчалата  премияләргә лаек  булды.  

Августта яңгырлы  көннәр  күп  көтелә,  шуңа күрә  республика  игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару  тактикасын  яңадан  карарга  кирәк  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов урып-җыюның  барышы  турында  сөйләгәндә  әйтте.  

Республикада  терлек  азыгы  әзерләү  темплары 2018 елның  шушы  чордагы  дәрәҗәсеннән  артыграк. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 5 августка республика  буенча   печән  454,1 мең тонна  әзерләнгән, сенаж – 2 млн 563,8 мең тонна, ягъни фаразга  карата    72%  һәм  95%. 


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

10 августта Алексеевск шәһәр  тибындагы  поселыгының  Воскресенский   Храмы  мәйданында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  оештырыла  торган  Бөтенроссия  Бал муллыгы”    фестиваль-ярминкәсе  узачак.    Чараны  “Татарстан умартачылар” төбәк  иҗтимагый  оешмасы,  "ПЧЕЛИЧ" тәэмин итү-сату, эшкәртү  буенча   авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперативы  һәм   Алексеевск муниципаль районы    администрациясе  оештыра.   

Республика кырларында  урып-җыю барышының  торышы  турында  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  таныштырды.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы Премьер-министры  вазыйфаларын  башкаручы    Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Даян Габделхәевичбелән Эльмира Әсхәдовна Шакировлар 60 ел бергә гомер итәләр.60 ел- бергә күпме юл узылган, авырлыклары да булган, җиңүләр дә, ләкин шунысы мөһим, бергә озын, матур һәм бәхетле гомер итә алар.


2
август, 2019 ел
җомга

Кемдер әлеге фоторәсемнәрне узган елгы дип уйларга мөмкин. Чыннан да, көне—төне яңгыр коеп торганда нинди урып—җыю инде ул?

Ә менә «Казанка» хуҗалыгында башкача уйлыйлар.

Җыелышлар Арчаның Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 3нче күп фатирлы йорт янында башланып китте. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең район бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгат Җәләлетдинов берничә йортны берләштергән ишегалдының якынча проектын да алып килгән.

Бу истәлекле көнне алар кызы гаиләсе, туганнары, дуслары, күрше-тирәләр белән Арчадагы кафеда зурлап бәйрәм итте. Бәйрәм итмәслек тә түгел, тигез булып яшәп, бүгенге көндә үз-үзләрен йөрткәндә туган-тумача белән бер очрашып аралашу мөмкинлеге туганда кире кагып буламыни?! Өстәвенә, бердәнберләре Гүзәл гаиләсе белән бергәләп әти-әнисен шулай зурлап торганда.

Арчадан Гөлнара Фәйзрахманова әлеге бәйгедә 5 ел рәттән катнашучы тәҗрибәле йөртүче. Ике ел рәттән районда җиңү яулап, республика бәйгесендә көч сынашкан. Быел да җиңүче булып калды ул һәм аны быел да 15 августта Казанда республика ярышы көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International