19 июльдә Арча Укучылар сарае педагоглары ”ЛетоTime " проекты кысаларында «Казан су " паркы территориясендә робототехника буенча мастер-класс үткәрделәр . Теләге булган һәркем, өстәмә белем бирү педагогы Хәкимова Ландыш Фидаил кызы белән берлектә роботлар жыйды җыйды һәм аларны хәрәкәткә китерде. Барлык катнашучылар да бик мавыктылар һәм канәгать булдылар. Әлеге мастер-классны Укучылар сарае педагоглары 22 июльдә Җиңү паркы территориясендә үткәрәчәк.
15 июльдән 19 июльгә кадәр дәвам иткән бәйгедә комбайннарның, башка техниканың һәм җайланмаларның, туфрак эшкәртү агрегатларының әзерлеген тикшерделәр. Комиссия составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, башка оешмаларның белгечләре бар. Комиссия безнең районда да эшләде. Һәр комбайнны тикшерделәр, җәймәгә кертеп ашлык суктырып карадылар.
Менә шулай җыелып, агымдагы мәсьәләләрне, борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшеп, алда башкарыласы эшләрне билгеләп, җәмәгать оешмаларының эшен тагын да җанландырып җибәрәсе иде. Хатын—кызлар советы каравындагы гаилә һәм балалар темасы илкүләм әһәмияткә ия. Матур парлар, имин булмаган гаиләләр, балалар бәхете, хатын- кызлар сәламәтлеге... Советның һәркайсында эше бар.
Узган ел Арчада мөселманнарның футбол ярышы булган көнне берничә тапкыр яшенләп яңгыр койды. Егетләр, аяк киемнәрен салып ташлап, көрәкләр белән мәйдандагы суны түгә—түгә футбол уйнадылар. Күңелле булды. Быел да яңгыр менә явам, менә явам дип куркытты, әмма яумады, ялтырап кояш чыкты...
Йөгереп каршыга чыккан бер апа белән исәнләштек тә, өйгә үтеп күз белән юбилярны эзлибез. Арттан кергән теге апа: “Мин булам инде ул 90 яшьлек әби”, – дигәч әллә ничек булып китте.
Чагыштыру өчен берничә сан. 12 июльдә республика буенча бер килограмм сөт өчен халыкка уртача 17 сум 60 тиен түләгәннәр. Арча районында 18 сум. Иң югары бәя Балтачта – 19 сум 96 тиен. Аннан соң Буа, Чирмешән районнары. Болар узган елгыдан артыграк түлиләр, ә безнең районда кимү ягына киткән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнарга бал кортлары химикатлар белән агулана калганда документлар рәсмиләштерү тәртибен аңлатып хатлар җибәрде.
Мондый очракта умартачы җирлек башлыгына гариза язарга һәм ветеринария хезмәтен чакырырга тиеш.
Яшь белән юылган язмыш
Мин аны ярты көн тыңладым. «Менә шушы вакытта, 7 яшемдә, мине балалар йортына илтеп биргәннәр”, — дип кыз бала төшкән фотокарточканы күрсәтте ул.
“Әти, әнием мәрхүм булганнар, абыем армиядә, апам 7 сыйныфта укыган, нишләп балалар йортына биргәннәр – аңламыйм...”. 76 яшенә җитсә дә, аның күңеленә бу сорау еш килә. Күз яшьләре белән юылган язмышын сөйләде Арчада яшәүче Зөлфирә апа Галәүова. Кияүгә чыккан, аерылган. Баласы булмаган. Югары белемле укытучы, ә һөнәре буенча озак эшләргә туры килмәгән. Эштән эшкә күчү газаплары да кичергән, хәтта “почмак”сыз да кала язган.
Миңзифа Низамиева ул. Түбән Мәтәскә килене. Ак хыяллар тулы күңеле белән беренче көн Мөндеш фельдшер-акушерлык пунктына эшкә килә. Белә ул, үзенең нинди авыр хезмәткә алынганын, киләчәктә шул ак хыялларны болытлар күмеп китәр көннәре күп буласын да, утын ягылган иске бинада эшләве җиңел булмаячагын да, һәммәсен белә. Арчага фельдшерлык курсларына укырга килгәнче, 8не бетерүгә Мамадыш районында туган авылының медпунктында санитарка булып эшләде бит ул.
Комиссия эшендә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техник яктан яңадан җиһазландыру секторы мөдире Ян Клетенков, «РСЦ» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Биектау районара бүлеге башлыгы Сәгыйть Сәлахетдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Арча муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Габделхак Касыймов, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалының район бүлеге башлыгы Рүзәл Мортазин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.