“Кызыл Яр” хуҗалыгының инвесторы Алмаз Сибгатуллин игеннәрнең торышы узган елгыдан күпкә әйбәт, дип куана. Фермаларны, амбарларны төзекләндерү буенча күп эшләделәр. Лейкозлы сыерлардан озакламый котылып бетәчәкләр, шактый таналар кайткан. Бу көнне әлеге хуҗалыкта комбайннарның әзерлеген дә тикшерделәр, эшләргә кеше җитәрлек.
6 бала үсеп канат чыгарып шушы бусагадан тормыш киңлекләренә очты. Аларның балалары — 17 онык шушы бусагадан узып әби белән бабайсына инде 32 оныкчыкны җитәкләп алып керде. Бүгенге көндә шул оныкчыкларның 5 сабые бусагадан үтеп өйгә узса, йортка илаһи нур иңгәндәй була, яшәү көче арта.
Иң башта бройлер чеби алганчы ризыгын туплап, урынын, дезинфекция ясап, әзерләп куярга кирәк. Халык хәзер бер тәүлеклек чебиләр дә ала. Яңа чыккан чебиләрне туңдырмас- ка, температура 30—33 градус булырга тиеш.
— Социаль челтәрләрдә бу мәсьәлә буенча төрле фикерләр әйтелә, яшьләребезгә активлыклары, битараф булмаулары өчен рәхмәт! — диде район башлыгы Илшат Нуриев. — Шуны төгәл әйтә алам: Арча районында чүп яндыру заводы төзелмәячәк! Сүз каты көнкүреш калдыкларын сортларга аера торган экотехнопарк төзү турында бара.
Суслонгер турында соңгы елларда еш кабатлый башладык. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов инициативасы белән район тарафыннан 2015 елда хәрби лагерьда һәлак булганнарның калдыклары күмелгән урынга таш куелганнан соң, ул якка эзне суыткан юк. Ел да җиңү көне алдыннан бер төркем кеше Суслонгерга барып, каберлеккә чәчәкләр утырта, һәлак булганнар истәлегенә дога кылып кайта.
2019 елның 5-9 август көннәрендә Россия Федерациясе территориясендә Татарстан Республикасының Болгар шәһәрендә (ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеге объекты) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Visit Tatarstan» рәсми туристлык бренды (Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге) ярдәмендә яшьләр туристлык форумы узачак.
Суд карарын үз вакытында үтәү аның тотрыклылыгын тәэмин итә, әлеге карар белән танылган субъектив хокукларны гамәлгә ашыруны гарантияли, шулай ук мондый карар белән расланган юридик бурычларны үтәүне гарантияли.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча чаралар планы нигезендә 2019 елның 31 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видеоэлемтә режимында шәхси кабул итүе планлаштырылган.
Кабул итү вакыты-11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
Аны укыгач: “Ярый әле без дөньяның иң тыныч урынында яшибез”, – дип шатланып куясың. Менә шундый хикмәтләрнең берсе. Америкада бер кеше өй астында нәрсәдер эшләп маташа. Өстә ниндидер гөжләгән тавыш ишетелә, чыгып караса – өе юк моның, ул якларда еш була торган өермә күтәреп алып киткән өйне...
Әңгәмәдәш – Арча районында пенсияләр буенча клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.
– Гөлназ Гыйлембаевна, быел иң аз тәэмин ителгән пенсионерларның пенсиясен индексацияләүдә үзгәрешләр бар. Шул турыда аңлатсагыз иде.
– 2019 елның 1 апрелендә чыккан Федераль закон (№49-ФЗ) пенсияне яшәү минимумыннан ким алучы һәм эшләмәүче пенсионерларга кагыла. Пенсия хәзер тулаем пенсия кеременнән чыгып индексацияләнә. Ә пенсионерның тулаем кереме ул пенсия суммасыннан һәм ай саен бирелә торган өстәмәләрдән (ЕДВ) гыйбарәт.