Арча шәһәрендә яшәүче Рәйсә Шәйхетдинованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова килде. Ул юбилярга РФ Президенты һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов 2 июльдә Өчиле авылында яшәүче Зәйтүнә Хәкимуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Аны гомер бәйрәме белән котлап килгән район социаль яклау бүлегенең Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова юбилярга РФ Президенты В. Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр саны кискен артты. Узган ел беренче яртыеллыкта бер генә булса, быел алты айда 10 җинаять теркәлде. Ун тапкырга артык дигән сүз.
“Җиңү язы” бәйгесе икенче ел рәттән Арча шәһәрендә урнашкан “Эрудит” белем үзәге тарафыннан оештырылып килә. Быелгы бәйгедә 3 яшьтән 12 яшькә кадәр 45 малай һәм кыз катнашты. Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйгенең шартлары буенча алар патриотик темада шигырь сөйләргә, әлеге чыгыш белән видеоны социаль челтәргә урнаштырырга тиеш иделәр.
10 июльдә “Булгария” теплоходы батуга сигез ел тулды. Кама Тамагы районының Сөйки авылы янында Идел елгасында булган фаҗига 122 кешенең, шул исәптән 28 баланың гомерен өзде. Әлеге фаҗигагә юлыгучылар арасында Арча районы кешеләре дә бар иде. Өч көнгә генә ял итәргә дип киткән 11 якташыбызның 7се һәлак булып, якыннары күңеленә мәңгелек хәсрәт салды.
Яңа Кишет авылында яшәүче Илгиз Абдуллин йөрәге әрнегәннән әйтә бу сүзләрне. Әйтерсең дә, бер көндә 65 баш умартасының эшче кортлары үлеп беткән бит аның.
– Менә битлек киегез, исән калган кортлар бик ачулы, – дип каршы алды ул безне. Кортларның ачуы бездә түгел дә, тик алар мондый аяныч хәлгә кем төшергәнен каян белсен инде...
Бу көнне бөтен юллар Шушмабашка илтә иде. Иртән бирегә “Гостехнадзор” Идарәсенең 25 райондагы бүлек җитәкчеләре – баш дәүләт инженер-инспекторлары семинар-киңәшмәгә җыйналды. Анда Идарә җитәкчесе Радик Зиатдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.