ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанда “Илкүләм проектлар. Фотоконтроль 2019” төбәк проекты гамәлгә ашырыла башлады. Проектның ничек тормышка ашырылуын “Бердәм Россия” фракциясе инициативасы белән төзелгән эшче төркем күзәтә. Аның җитәкчесе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова киңәшмә үткәрде. Видеоконференциядә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашты.

50 ел иңне-иңгә куеп, 4 бала тәрбияләп үстергән, үрнәк булып яшәүче Сүрия апа белән Хәбибулла абый әлеге бүләккә хак рәвештә лаеклы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Россия кооперация университетының Казан кооператив институты тарафыннан оештырылган бу чарага Арча, Буа, Саба, Тәтеш, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Кама Тамагы районнарыннан спорт белән дус фермерлар һәм кооператорлар килгән иде. Сүз уңаеннан: җәйге спартакиаданың беренчесе дә бездә узган иде. Оештыручылар шундый мөмкинлек биргән һәм уңайлыклар тудырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Арча сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы, Калуга, Мәскәү өлкәләре һәм Мәскәү шәһәрен үз эченә алган үзмәшгульлек пилот проекты буенча киңәшмә булды.

Аны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Очрашуда Татарстан Республикасы буенча салым инспекциясе вәкиле катнашты. Киңәшмә сорау-җавап формасында үтте. Соңыннан без Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды төбәк вәкиле Лилия Сафиуллинага үзебезне кызыксындырган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесенең урынбасары Полякова Елена Петровна  16 июль көнне Арча районы Пенсия фонды идарәсендә гражданнарны кабул итә.


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 6 июлендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2019 елның 100 нче пары теркәлде


5
июль, 2019 ел
җомга

Сезне ихлас күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Гаилә, игътибар, үзара хөрмәт, татулык һәм якыннарының яратуы – һәр кеше тормышының төп байлыклары. Алар безнең  тормышыбызны мәгънәлерәк, бәхет һәм шатлыкларны тулырак тоярга, авырлыкларны  җиңәргә ярдәм итә. Бары гаилә генә кеше тормышын хисле һәм рухи яктан бай итә ала.

Мәгълүм булганча, РФ Президенты Указы белән быелдан Россиядә 12 юнәлеш буенча  илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Безнең республикада әлеге проектларга федераль бюджеттан 44,6 миллиард сум акча бүленәчәк.

Илкүләм проектлар кысаларында Татарстанда 3090 урынлы 29 балалар бакчасы, ГТО комплексын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы, 10 муниципаль-җәмәгать урыннарын төзекләндерү һ.б. күздә тотыла. Депутатлар үз территорияләрендә әлеге объектларны игътибар үзәгендә тотачак.

11нче сыйныфны тәмамлаган егет, кызлар аттестат алдылар, мәктәп белән хушлаштылар, саубуллашу кичәләре үткәрделәр, бергәләп таң аттырдылар...

– Районда быел барысы 161 егет һәм кыз 11нче сыйныфны тәмамлады, – дип сөйләде безгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров. –Шуларның 34е медалистлар. Күбесе югары уку йортына барачак.

Вазыйх абый Шәрәфиев бүгенге көндә Яңа Кенәрдә оныгы Раил, килене Тамчы, оныгы Чулпан белән яши. Күршедә генә кызы Зөлфия, кияве Марат.

– Без Түбән Камадан кайтып бирегә урнаш- тык. Кайнатам да бар әле. Аңа 91 яшь. Узган ел юбилеен билгеләп үтте, – ди Зөлфия.

Алар белән без Вазыйх абыйның 90 яшьлек юбилеенда очраштык. Юбилярны районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек- ле бүләк һәм күчтәнәч тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International