ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

21 февральдә татар дөньясы Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтте. Әлеге көнне Арча районыннан чыккан әдәбият һәм сәнгать әһелләре туган төбәкләре Арча җирендә каршы алды. Аларның бергә җыелышып, районыбыздагы тел мәсьәләсе хакында беренче тапкыр гына сөйләшүе. Араларында Муса Җәлил премиясенә ия булган өч якташыбыз: Гөлзада Сафиуллина, Хәнәфи Бәдыйги, Рөстәм Галиуллин да бар.

22 февральдә күрше Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында янгында ике бала һәлак булды. Биш балалы гаилә. Ул көнне әти-әни район үзәгенә киткән. Ике бала әбисе белән өйдә калган. Әбиләре өйдә янгын чыкканны күреп, күршеләренә йөгерә. Кире әйләнеп кергәндә үзе дә төтенгә тончыгып, аңын җуеп егыла. Әбине коткаралар, ә менә ике баланы коткара алмыйлар... Ул көнне республикада өч янгында 6 кеше һәлак булды.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

21 февральдә Чуваш Республикасының Чабаксар шәһәрендә 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр арасында "Россия" профсоюзларының үзәк физкультура спорт җәмгыяте советының бокс буенча беренчелеге тәмамланды.

24 февральдә "Арча" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 2008 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында мини-баскетбол буенча фестиваль узды.

24 нче февраль көнне  Арча Укучылар Сарае командасы Балтач районында үткәрелгән картинг ярышларында катнашты.  

23-24 нче февраль көнне Казан шәһәрендә “Зилант-2019” халыкара кинофестивальнең финал өлеше булып узды.

22-24 нче февраль кәннәрендә Арча укучылар Сарае командасы Спорт туризмы буненча Республика слётында катнашты.  Слёт  кысаларында торле конкурслар һәм чаңгы дистанцияләрендә туризм ярышлары үткәрелде.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Биектау республиканың үсмер көрәшчеләрен үзенә җыйды: 20-21 февраль көннәрендә биредә “Сабантуй” журналы призына республика беренчелеге узды. Мәртәбәле турнирда үз көчен сынарга дип 565 көрәшче келәмгә чыкты. Бу – рекордлы күрсәткеч.
 

20 февральдә Арча шәһәренең 11-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә  ГТО нормативларын тестлаштыру узды.

Урта Курса фермасы мөдире Марс Хәйруллинның бирегә эшкә килүенә быел 46 ел тула икән. “Мин аңарчы да фермада идем инде, – ди ул. – Дәресләр беткәч күрше апаларга булышырга килә идем, ферма безнең бакча башында гына бит”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International