Ренат Насыйбуллин редакциябездә еш була. Заманында үзе дә биредә фотограф булып эшләгәнлектән, хәл дә белә, яңалыклар белән дә таныштыра.
Гөлчәчәк һәм Әхмәт Галиевлар... Туган авыллары Сеҗедә “Галиябану” спектаклендә Галиябану һәм Хәлил булып уйнап, берничә елдан өйләнешеп, 63 ел мәхәббәтле гомер кичергән пар бит алар!
Арча станциясендә яшәүче Фәйзүнә Закирҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Любовь Осина тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
“Бала үсеше үзәге – Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы”нда Арча шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениялары җитәкчеләре һәм өлкән тәрбиячеләре өчен өч телдә театральләштерелгән музыкаль чыгышлар күрсәтелде. Беренче номерлы өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче балалар Роза Мөхетдинова һәм Наҗия Саттарованың “Урман әкияте” исемле музыкаль спектаклен сәхнәләштерделәр.
Соңгы елларда районда яшьләргә эшләү, ял итү, күңел ачу, спорт белән шөгыльләнү өчен яңа объектлар калкып чыга, төрледән-төрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар оештырыла. Яшьләр тәкъдим иткән идеяләргә дә игътибар бирелә. Алай гына да түгел, районыбыз яшьләре фикерләрен ишетү, шулар буенча фикер алышу, тормышта куллану юлларын эзләү, киңәшләр бирү, бергәләп проектлар төзү өчен очрашулар да оештырыла.
Сталинград сугышында катнашкан Арчада яшәүче Әдеһәм Хәйбулла улы Әхмәтҗановның ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча җитәкчесе Алмаз Борһанов җитәкчелегендә офицерлар һәм ДОСААФ оешмасы, “Юнармия” вәкилләре хәлен белделәр.
27 гыйнвар көнне Арча Үзәк китапханәсендә якташыбыз, 1995 елда туган Артур Тумаковның “Арча. Яңа тулы мәгълүмат, факт һәм ачышлар” (“Арск. Новые подробности, факты и открытия”) китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Апазда үткән “Ир солтаны” бәйгесендә Апаз, Шушмабаш авыл җирлекләреннән, Симетбаштан ир–егетләр катнашты. Гадәттәгечә, бу яклар башкача эшли дә белми, әзерлек яхшы иде. Ир–егетләрнең дә чыннан да шушы исемгә чын мәгънәсендә лаеклыларын тапканнар.
Әңгәмәдәшебез – Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.
– Гөлназ Гыйлембаевна, 2018 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә берничә төрле дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Аның берсе – Ана капиталы белән бәйле яңалык. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде.
Кыш үзенекен итте. Мондый бураннарны күптән күргән юк иде. 4 февральдә кичтән башланган көчле буран төне буе барды, иртән дә туктамады, икенче көнне, төнне дә дәвам итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен идарә органнарына югары әзерлек режимы кертү турында боерыкка кул куйган иде. Арча районында да хәл катлаулы булды. Беренче төндә юлларны да япканнар, дигән сүзләр дә булды.