ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

Авыл җирлекләрендә “Ир солтаны– 2017” район бәйгесе старт алды. Беренчесе Үрнәк авыл җирлегендә булды. Узган елларда гүзәл затларыбыз сәхнәгә менде, гаиләләр көч сынашты, ә нигә әле ир–егетләребез үзләрен күрсәтмәскә тиеш? Гадәттә, берәр чара булса, хатын–кыз чыга. Чыкмас иде, ир–егетләребез тыйнаклык күрсәтеп алар ышыгында калырга тырыша. Менә бу юлы сәхнәгә үзләре күтәрелде. Бәйгенең максаты да – ир–атларның гаиләдә, җәмгыятьтә ролен арттыру, уңышларын күрсәтү, кыскасы, һәрьяктан булган, уңган ир–атларыбызны халык каршына чыгару. Бәйге шарты буенча анда 30 яшь һәм өлкәнрәк ирләр катнаша. Сайлап алу этабыннан соң 23 февральдә Арча Мәдәният йортында гала–концерт була.

“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында “Ладья” шахмат клубында шашка буенча ярышлар булды.

Район үзәк китапханәсендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җирле бүлекчәсенең чираттагы очрашуында мөнәҗәтләр кичәсе үткәрделәр.

Кызыклы исем, шулай бит! Арчаның 6нчы мәктәбендә, Казан арты мәгариф үзәгендә булып үткән бәйгенең исеме әнә шундый иде. Район мәктәпләре сыйныфлары арасында булды ул ярыш. Әти-әниләр белән бергә балалар һәм сыйныф җитәкчесе ярышты.

Кем ничектер, тик мин Арча һәвәскәрләре, үзешчәннәре катнашындагы концертны карарга яратам. Үзебезнекеләрнең чыгышы ничә карасаң да ялыктырмый. 22 ноябрьдә Арча Мәдәният йортындагы ике сәгатьлек концерт та шулкадәр тиз узгандай булды, карап туеп та булмады.

Балаларның хокукларын яклау көне уңаеннан район опека һәм попечительлек секторы (мөдире Рафия Яруллина) оештырган очрашуга балаларны тәрбиягә алучылар һәм опекуннар килгән иде. Шунда тәрбиягә биш бала алган ана күпләрне шаккатырды.

Арча шәһәрендә яшәүче мөхтәрәм ветераныбыз Илдус абый Сәгъдиев белән аралашып торабыз. “Бер кызыклы хат алдым, аны озак еллар район газетасы редакторы булып эшләгән Шакир ага Гафаровның улы Ирек язган.


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

17 ноябрьдә Арчада авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, унбер район вәкилләре һ.б. катнашты.

Заманалар, тормышлар үзгәрүгә карамастан, армия сафларына озату шул килеш кала бирә. Ул үзенчә бер гаилә традициясе. Туганнарны, дусларны җыеп озату кичәсе оештыру, икенче көнне хәрби комиссариат янына җыелу... Алдагы көнне ата–аналар, армиягә алынучылар белән аралашу, район җитәкчеләре белән очрашу да хәзер матур бер йола булып шуларга өстәлде.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең район җирле бүлеге залына баланы тәрбиягә алучы әти-әниләр, опекуннар җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International