ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

Колачы табигатьнең искиткеч матур почмагында утырган 35 хуҗалыклы кечкенә генә бер авыл. Моңарчы тавыш–тынсыз үз җаена гына яшәп ята иде,  изге күңелле кешеләр ярдәме белән соңгы елларда тирә–юньгә танылырга өлгерде. Тарихына багышланган китап дөнья күрде, тәкъдир итү кичәсе нәкъ бәйрәм кебек зурлап оештырылды. Һәм менә тагын яңалык: узган атнада Колачыда сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл ачу тантанасы булды.

Быелгы урып–җыю чорында районыбыз кырларында 30 яшькә кадәр булган 27 комбайнчы эшли. Узган атнада районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов басуларга чыгып, әлеге көнгә үз хуҗалыкларында алда барган яшь комбайнчыларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды. Күрсәткечләре мактанырлык һәм район җитәкчеләре тарафыннан шулай зурлау хезмәттәшләре  алдында горурландыра да.

17–18 август көннәрендә Әтнә районының “Мәңгәр” хуҗалыгы базасында сыер савучылар арасында 44нче республика конкурсы узды.

21 августтан 10 сентябрьгә кадәр республикада “Игътибар – балалар!” акциясе уза.

Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен, законлы булмаган мәшгульлек фактлары, рәсми булмаган хезмәт хакы түләүләр турында “Халык контроле” системасында “Соры хезмәт базары” юнәлеше буенча хәбәр итү мөмкинлеге тудырылды.

Беркөн редакциягә Ләйсән Сәлахиева килеп керде. “Мин үзем Арча кызы, Казанда яшим. Кышкарда бабайда үстем. Хәзер ул вафат инде. Әмма төп нигезне ташламыйбыз, еш кайтып йөрибез. Авыл эчендәге юллар (безнең йорт Күпер урамында) бик начар иде, быел урамыбызга вак таш җәйделәр. Әй, аңа күңелебез булды! Юлларны каратып, авылда яшәгән өлкәннәрне сөендерү максаты белән әнием Зөлфия Шәрәфиева бик күп артыннан йөрде. Әмма җитәкчеләр йөз белән борылмаса, бер аның белән генә юллы була алмас идек. Район башлыгы Илшат Нуриевка, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арслановка барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез. Авылда зиратны чистартып, койма белән әйләндереп алдылар. Бу эштә башлап йөргән авылыбыз мулласы Радик Кәримовка да рәхмәтебез чиксез. Юлларның кадерен белеп, игелеген күреп, саклап, бүгенге тормышыбызга сөенеп яшәргә язсын”, – диде ул. 


18
август, 2017 ел
җомга

Өчиле басуларын “Сервис агро” ширкәте быел яз гына кабул итеп алды. Шуңа күрә көз чәчкән арыш уңышы түбән булуга артык гаҗәпләнерлек түгел. Чөнки уңышка нигез көз салына.

Никадәр батыр һәм кыю йөрәкле булмасын, хатын-кызга җитәкчелек итү җиңел бирелми. Әмма Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина бирешми, проблемалардан чыгу юлларын да эзли, халык белән дә уртак тел таба. Менә әлеге вакытта ир-егетләр кебек үзе күзәтчелек итеп, үзара салым акчасына Иске Чүриленең бер урамына юл салдыра. Аның белән шунда очраштык та.

Нәсимә Гарифуллина тотынган эш һәрвакыт үрнәк була. Эш курка аңардан. Чөнки нәрсәгә генә тотынса да, җиренә җиткереп эшләргә күнеккән.

Арчада яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әдһәм Әхмәдҗанов шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International