ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2025 ел
җомга

Арча станциясендә яшәүче Бакый Гарәфиев шушы көннәрдә 90 яшен тутырды

Гөлсинә Зәкиева

Олы юбилеен ул кызлары, кияүләре, онык-оныкчыклары, якыннары арасында билгеләп үтте. “Биш бәхетем, биш шатлыгым”, – дияргә ярата  Бакый абый кызлары турында.

Юбиляр белән озак кына сөйләшеп утырдык. Бу мизгелләрдә аның күзләрендә очкыннар пәйда булган кебек тоелды. Гомер буе халык арасында йөргән кеше өчен бер аралашу үзе бер гомер. Үзем елмаеп аны тыңлыйм, күзләрем тәрәзә төбендә – тәртип белән газеталар тезелеп куелган, шунда гына китап, аның өстендә күзлек.

20 октябрьдән Татарстанда “Күрше” кышкы фестиваль старт алды. Ул инде популярлык яулаган җәйге “Күрше” фестивален дәвам итәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

– Алдан әзерләнгән һәр чара яхшы уза. Яңа ел – берләшү, гаиләдә һәм күршеләр белән очрашу ул, – диде Ләйлә Фазлыева. – “Күрше” җәйге фестиваль җанлы төстә барды. “Күрше” кышкы фестиваль җәйге фестивальдәге матур традицияләрнең дәвамы булсын. Бәйрәм чарасы программасында өлкәннәр-нең һәм мохтаҗларның хәлләрен белешү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту, ватанпәрвәрлек, Татарстанда яшәүче халыкларның үзенчәлекләре, милләтара дуслык темалары да исәпкә алынсын иде.

Арчада берничә урында “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында “Күрше Фест” грант ярдәме белән оештырылган “Оста куллар” балалар техник фестивале узды. Бәйрәм ишегалды халкын гына түгел, шәһәребезнең башка урамнарында яшәүчеләрне дә берләштерде. Ишегалдында балалар өчен робот техникасы, ракета модельләре очырту, авто, судо модельләр йөртү буенча осталык класслары узды.

25 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.


 


 


 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Томан вакытында:

Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.

Арча ЗАГС бүлегендә соңгы арада тантана артыннан тантана булды. Ике пар алтын, бер пар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте

Гөлсинә Зәкиева

Яшь чакта кайчан унсигезем, егермем тулар икән, дип түземсезлек белән көтәсең, олыгайгач, илле, илле биш елым ни арада үтеп киткән соң, дип аптырыйсың. Гомер бәйрәмнәре барышында шул хакта уйлыйсың.

Арчада яшәүче Равилә һәм Илшат Гатиннар өчен балалары сюрприз ясап, ЗАГС бүлегендә бәйрәм уздырырга булган. Әти-әниләренә документка кул куярга кирәк, шулай да яхшырак киенегез инде, кеше янына барасыз, дигәннәр. Ә биредә аларны балалары, оныклары каршы алды, Мендельсон маршы астында алтын пар түргә узды. Равилә ханым күз яшьләрен сөртте, Илшат әфәнде каушаудан башын аска иде. Аларның гына түгел, безнең күңелләр дә нечкәрде ул мизгелдә. Балаларың, оныкларың, җитәкчеләр теленнән көтмәгән, уйламаганда котлау сүзләре ишетү  – күңелгә рәхәт бит! Әнә ничек матур итеп ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, алтын туй медальләре алыштылар, вальс биеделәр.

“Яңарыш“ ширкәте районда балкып кабынган йолдызларның берсе булды. Бирегә игенчелектә һәм терлекчелектә заманча технологияләр белән эшләүләрен карарга, өйрәнергә, тәҗрибә тупларга киләләр

Авыл хуҗалыгы

Ильяс Фәттахов

Районда мондый хуҗалык булу үзе бер горурлык. Аз гына вакыт эчендә яңа терлекчелек комплекслары калкып чыкты һәм төзелешләр дәвам итә.

Хуҗалыкта 112 кеше эшли. Быел бер хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы – 66417 сум (2024 елдагыдан 23 процентка күбрәк).

Барлык чәчүлек җирләре – 8000 гектар. Быел 16288 тоннадан артык ашлык суктырып алдылар, бер гектардан уртача уңыш – 41,5 центнер. 3021 баш мөгезле эре терлекләре бар, сыерлар – 1215. 2024 елда 12027 тонна сөт савып алдылар, бер сыердан уртача савым – 10431 килограмм! Хәзерге вакытта бер сыердан көн саен уртача 29,6 килограмм сөт савалар.

2024 елда 665,6 млн сумлык тулай продукция җитештерелде. 512,5 млн сумлык акча керде, шуның 462,1 млн сумы – терлекчелектән.

Район хуҗалыкларының терлекчелектәге 9 айлык эш йомгакларына  багышланган семинар-киңәшмә дә шушы хуҗалык базасында узды.

Шушмабаш мәктәбе “Агросәнәгать комплексында кадрлар“ дигән федераль программада катнашып, чираттагы җиңү яулады

Ильяс Фәттахов

Бу еллар эчендә ул җәмгыятебез өчен бик күп лаеклы гражданнар әзерләп чыгарган һәм чыгара. Мәктәпнең укытучылар коллективы, укучылар – районның горурлыгы.

2024-2025 уку елында муниципаль этапта 20 укучы 11 фәннән көчләрен сынадылар һәм 6 җиңүче, 33 призер – барлыгы 39 урын алдылар. Татар теле һәм татар әдәбияты, рус теле һәм рус әдәбияты, гарәп теле, экология, технология фәннәреннән төбәк этабында 10 призлы урынга ия булдылар. Иркә Сәмигуллина татар теле һәм татар әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашып призер булды, федераль дәрәҗәдәге  олимпиадада 3нче урынны алды.

Районга узган ел югары һәм махсус уку йортларын тәмамлап 13 авыл хуҗалыгы белгече кайткан

Безнең әңгәмә

Ильяс Фәттахов

Хәзерге вакытта районга агрономнар, ветеринария  белгечләре, инженерлар һ.б. һөнәр ияләре кирәк.

– Уку йортларын аграр профиль буенча тәмамлап эшкә кайткан белгечләргә бер тапкыр 750 мең сум акча бирелә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Хуҗалыклар үз стипендиатларына ай саен 10 мең сум өстәмә стипендия түләп укытып белгечләр проблемасын хәл итәргә тырышалар.

15-17 октябрьдә Казанда Бөтендөнья татар журналистларының VIII форумы булды

Румия Надршина

Аны “Татмедиа” руспублика агентлыгы  белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы үткәрде.

Арчага кунаклар белән Бөтен-дөнья татар конгрессының  элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина кайтты.

26 октябрь-Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне. Россия Почтасы йөртүчеләре дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 
Татарстан эчендә почта юлламаларын бер транспорт төре — автомобиль юлы белән китерәләр. 2025 елның тугыз аенда Россия Почтасының төбәк идарәсе автомобильләре 47 миллионнан артык хат һәм посылка ташыган. Төбәкнең почта транспорты уртача ай саен 3 500 тоннага якын вакытлы матбугат һәм товар ташый, әмма яңа ел алды һәм Яңа ел сатуларының югары сезонында бу күләм якынча 1,5 тапкырга арта. 
Почта автопаркы-төбәктә иң эреләрнең берсе. Бүген ул 300 берәмлектән артык автотранспорт исәпләнә. Почта һәм йөкләрне ташу өчен почта хезмәткәрләре төрле сыйдырышлы машиналар куллана — Lada LARGUS һәм ВАЗ-2114 җиңел машиналарыннан алып күп тонналы КамАЗларга кадәр.

Румия Надршина

Арча стадионы, Казансу паркына йөрергә еш төшкәнлектән (җәяү дә, машина белән дә), эх, җәяүлеләр өчен тротуар булса, дип хыяллана идем. Чөнки бу машина юлы велосипедчылар, җәяүлеләр өчен хәтәр иде. Күңелсез очраклар да булгалады.

Шулай быел апрель ахырында җәяүләп стадионга төшеп барам, күрәм, стадионга, Казансу паркына төшүче машина юлы кырыена тротуар ясыйлар. Хәзер анда менә дигән тротуар!

Арчадагы Җиңү паркы, урам базары урнашкан Галактионов урамындагы юл төзелешенә дә игътибар итми калмадык. Шулай ук юл төзелешенең барганын күреп тордык. Арчаның үзәк Интернационал урамыннан поликлиникага таба илтүче Союз урамындагы машина юлына асфальт җәеп,  кырыена тротуар ясалуы әһәмиятле яңарыш булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International