3 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре 80 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев котлады.
– Исәнлек, саулык, тыныч хезмәт телим сезгә, – диде ул һәм ветераннарга, хезмәткәрләргә юбилей медальләре тапшырды, бүлекчә җитәкчелеге тарафыннан юбилей уңаеннан чыгарылган китаплар бүләк итте, һәр ветеранны җылы сүзләр белән искә алды.
– Мин 1957–1982 елларда Чаллыда, Түбән Камада җитәкче урыннарда эшләдем. Ул вакытта йөзләп кенә машина булгандыр. Ә Арчада Бөтенроссия ирекле автомобиль сөючеләр җәмгыятен җитәкләдем, – диде Равил Галимов.
Арчадан Наил Галимуллинны белмәгән кеше юктыр. 28 ел (1970–1998 елларда) дәүләт автоинспекторы булып эшләп, халык арасында абруй казанган кеше ул.
Арча тавыннан баскычтан төшкәндә төзелеш манзарасы ачыла. Җирләр казылган, йөк машиналары балчык, ком ташый, зур–зур тракторлар мәйданны тигезли, тыгызлый, төзүчеләр мәш килә.
Әле 12 майда гына 2016 елда Татарстан Республикасында Су саклау зонасы елы уңаеннан “Казансу елгасының яр буе, Арча шәһәре” проекты эскизын тикшергәннәр иде. Озак та үтмәде Казансу елгасы буенда ясалма күл, ял паркын эшли башладылар. Төзелеш бүген нинди хәлдә – шул мәсьәләне өйрәндек.
Эш барышын фотоларга төшереп, биредә эшләүчеләр белән сөйләшкәндә яныбызга Арчадагы ширкәтнең техника куркынычсызлыгы инженеры Альберт Кәшәфетдинов килеп җитте.
Июнь аенда Арчаның мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары бочче уеннары буенча Чистайда узган ТР чемпионатында катнашып кайтты.
9 район һәм шәһәрдән 27 уенчы, һәр командада өчәр спортчы бар иде. Арча районы командасы составында Тимур Рәхмәтуллин, Гөлүсә Гарифҗанова һәм Ралинә Шакирова чыгыш ясады, Тимур белән Гөлүсә – икенче, Ралинә дүртенче урынга лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең балалар командасы икенче урынны алды.
Өлкәннәр арасында Айрат Низамов (1 урын), Рамил Шәрәфетдинов (2 урын), Зилә Сөнгатуллина (4 урын) катнашты. Алар 11 район һәм шәһәрдән килгән 30га якын катнашучы белән көч сынаш-ты һәм командалар арасында 1 урынга лаек булдылар.
Арча агросәнәгать көллиятенә “Курса МТС”ы ширкәте юлламасы белән ике егет укырга килде.
Килешү шарты буенча, егетләр көллияттә өч ел механизаторлык һөнәрен үзләштерә, ширкәттә практика уза һәм уку тәмамлангач анда өч ел эшләргә тиеш. Уку дәверендә ширкәт егетләргә ай саен 5 мең сум стипендия түли, ә диплом алгач эш белән тәэмин итә һәм торак белән тәэмин итү мәсьәләсен кайгырта.
4 июльдә Яңа Кырлайда “Без –Тукай оныклары“ чатырлы ял аланы эшли башлады.
Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Арча районы мәгариф идарәсе, Арча педагогика көллияте оештырды. Татарстан, Удмуртия, Мари Иле, Саратов өлкәсе, Казахстаннан 12-17 яшьлек 150 яшүсмер җыелды. Программа татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклау, укучыларга татар теле һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтү, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерү, Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән. Шулай ук танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, осталык дәресләре уздыру, Кушлавыч авылындагы, Габдулла Тукайның мемориаль, “Казан-арты” тарих–этнография, Әлифба музейларына сәяхәт оештырыла.
1 июльдә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә, Апаз, Ашытбаш, Курса–Почмак урта мәктәпләрендә яңа спорт мәйданчыклары сафка басты.
— Безнең районда, бүгенгеләрен дә кертеп, республика программасы буенча 20 спорт мәйданчыгы төзелде, — диде район башлыгы урынбасары Любовь Осина педагогика көллиятендә минифутбол мәйданчыгын ачу тантанасында. — Республика, район җитәкчелеге спортны үстерүгә зур игътибар бирә.
Көллият директоры Гөлнара Гарипова шундый кайгыртучанлык өчен рәхмәт әйтте, көллияттә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев спортчыларыбызга яңа уңышлар теләде.
Җәй үзе белән суда йөзү рәхәтлекләре дә алып килә. Әмма сулыклардан дөрес итеп файдалансаң гына ул күңел күтәренкелеге, чиксез шатлыклар бирә. Суда бәхетсезлек очракларын ничек булдырмаска? Шушы сорау белән без районның янгын–коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаевка мөрәҗәгать иттек.
– 2016 елның 17 июнендә районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиясе карары чыкты, – дип сөйләде Искәндәр Юзаев. – Шушы карар нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларына халыкка сулык- лардан хәвеф–хәтәрсез файдалану турында аңлатырга, су коенырга ярамаган урыннарга яңадан аншлаглар куярга, район мәгариф идарәсенә мәктәп яны лагерьларында, Үрнәктәге җәйге сәламәтләндерү лагеренда һәм Яңа Кырлайдагы палатка лагеренда суда үзеңне дөрес тоту турында әңгәмәләр үткәрергә тәкъдим ителде.
Эчке эшләр органнарында озак еллар яхшы хезмәт итүләре өчен һәм ДАИ–ЮХИДИ хезмәте оешуга 80 ел тулу уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИнең Арча районы буенча бүлекчәсе теркәү–имтихан алу бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны Бариев Нияз Ильяс улы, юл патруле өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гарифуллин Рәдис Мансур улы, теркәү–имтихан алу бүлекчәсе дәүләт инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Һадиев Фәнис Илдар улы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Апаз авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Садыйкова Тәслимә Исрафил кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Түбән Курса авылында яшәүче Миңлебикә Миңнуллинаны, Урта Аты авылында яшәүче Факия Ахунованы, Арча шәһәрендә яшәүче Анна Тимофееваны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
1 июльдән Россиядә авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды. Ул 15 августта төгәлләнә.
— Безнең районда бу мөһим эштә 5 инструктор, 28 исәп алучы катнаша, — ди Арча районының дәүләт статистикасы бүлеге баш белгече–эксперты Рәмзия Хәбибуллина. — Аларның һәркайсына 5–6 участок туры килә.
— Исәпкә алу бөтен хуҗалыкларда да үтәчәкме?
— Авылларда һәр хуҗалык исәпкә алыначак, ә шәһәрдә бу 4 сутый һәм аннан артык җире, терлеге булган хуҗалыкларга гына кагыла. Авыл хуҗалыгында барлык җирләр, терлекләр, техника исәпкә алына.
— Исәпкә алучыны башка кешеләрдән ничек аерырга?
— Исәпкә алучы махсус жилет, козырек кигән була, муенында таныклык асылган. Гадәттә бер кеше йөри, кайвакытта алар икәү булыр- га да мөмкин.