Арчада бер көндә (2 июльдә) 4 урында бер үк кешеләр тарафыннан урлау очраклары теркәлгән. 16–17 яшьлек А. белән Б. Пушкин урамында, бер йорт каршында торган “Шевроле Авео” машинасы бардачогыннан 11000 сум акча урлыйлар. Шул ук көнне Вахитов урамында бер йорт каршындагы “Рено Симбол” машинасы салоныннан банк карталары, 3000 сум акча белән акча янчыгы, машина документлары юкка чыга. Озакламый М.Горький урамындагы 23нче йорт подъездыннан 3500 сумлык “Стелс” маркалы велосипедны урлаулары турында хәбәр килә. Карак- лар моның белән генә дә туктап калмый. “Газель” машинасыннан автомобиль документларын, паспортны, акчаларны, кредит карталарын урлап китәләр.
Арчадагы “Алтын Ай” кибете янында торган “Свияга” суыткычын урлап китәләр. Хуҗасына 4000 сумлык зыян килә. Әмма караклар ерак китә алмый.
“Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында Түбән Мәтәскә мәктәбенең туризм белән шөгыльләнүче балаларын шәхси эшмәкәрләр Айдар Сабиров 2000 сум, Динар Төхвәтуллин 2600 сумлык спорт инвентарьлары бүләк итеп сөендерде. “Үз җирлегебездәге яшьләрнең спорттагы уңышлары белән кызыксынуларына теләктәшлек белдергән эшмәкәрләргә рәхмәт”, — ди мәктәп директоры Алмаз Ибраһимов.
ЗАГС хезмәткәрләренең озак еллар матур гомер кичергән парларны кунакка чакырып, хөрмәт күрсәтүләре бик күркәм йола. Программаны да алар, юбилярларның үзләре белән сөйләшеп, җылы һәм эчтәлекле итеп төзи. Яңа гына булып үткән бәйрәмдә ЗАГС мөдире Фәридә Бәхтиярова:
— 50 ел бергә гомер кичергән Казан егете Ринат Алмаев белән Сикертән авылы кызы Фирая Батыршинаны Арча педагогика училищесы кавыштыра. Аларның балалары, хәтта киленнәре дә укытучы. Бу гаиләнең мактаулы, дәрәҗәле исемнәрен санап бетерерлек түгел, иң зур даннары — аларны халык хөрмәт итә, эшләгән хезмәтләре өчен рәхмәт укый.
Бүген биредә нәкъ менә халык хөрмәт иткән гаиләләр җыелган. Алар: Арчадан Фирая Батыршина һәм Ринат Алмаев, Яңа Кишеттән Рауза һәм Радик Кәримовлар, Яңасаладан Саҗидә һәм Николай Бламыковлар, Сөрдедән Гөлфия һәм Фәрит Салиховлар. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Аларны котларга балалары, якыннары, авыл жирлекләре башлыклары килгән. Күңел түреннән чыккан иң җылы хисләрне дулкынланмыйча әйтеп тә һәм кабул итеп тә булмый. Күзләрдә менә–менә чайкалып түгелергә торган яшьләр... Бу ана белән бала, ата белән баланы бәйләп торган җепләрнең җиңел генә бер тетрәнүе.
Татарстанда Болгар ислам академиясе төзелә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызыла башлый. Проектларга республиканың “Яңарыш” фонды күзәтчелек итә.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре озак гасырлар дәвамында үзара дус–тату яшәгән Татарстан төбәгендә мөселманнар һәм христианнар өчен әһәмиятле бу вакыйгалар тарихка кереп калачак.
Мондый проектлар бездә гадәттә бөтен ил белән тормышка ашырыла. Тамчылардан күл җыела, диләр. Республика күләмендә бу изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр көннән–көн арта бара.
Россиядә 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар чыга башлаячак. Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Яңа акчаларда Татарстан башкаласы, аның тарихи һәйкәлләре дә урын алырга мөмкин. Бу республика халкының активлыгына бәйле.Бүгенге көндә Казан Кремле 5 меңнән артык тавыш җыярга өлгергән инде.
Тавыш бирү Твоя-Россия.рф сайтында бара. Бәйгедә Facebook, “В контакте” яки “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге үз битегезне кулланып яки мобиль телефон аша теркәлү узып тавыш бирергә мөмкин.
Бәйге җиңүчеләре 5 сентябрь – 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк.
Әйдәгез, Казаныбыз- ның данын бергәләп яклыйк.
Якташыбыз, республика клиник хастаханәсенең бүлек мөдире Зәйнуллин Илнур Васыйл улына хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте белдерелде.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районда китапханә эшен үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк китапханәсе китапханәчесе Гәрәева Наилә Илнур кызы муниципаль район башлагының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Балаларның ялын оештыруга районда быел зур игътибар бирелде, җәйге лагерьлар гөрләп эшләде һәм эшли.
Яңалык буларак беренче тапкыр бөек Тукай белән бәйле, Яңа Кырлайда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Арча район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, Арча педагогика көллияте ярдәме белән татар теле юнәлешендә “Без Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы җәйге ял аланы булдырылды. Анда Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан, Мари Иле, Удмуртия, хәтта Казахстаннан 150 сәләтле бала ял итте.
Курса-Почмак авылында гомер кичерүче Оркыя һәм Барый Әхмәтсафиннар күпләр өчен үрнәк пар. Алар инде 62 ел иңгә-иң куеп гомер кичерәләр.
Барый абый белән Оркыя апа икесе дә Курса-Почмак авылында туганнар. Балачаклары авыр елларга туры килгән. Курса-Почмакта башлангыч, аннары Иске Мас- рада җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлыйлар.
Барыйны ат караучы итеп эшкә куялар. 25 ат, 1 үгез карый 15 яшьлек егет. Аннары Марига урман кисәргә җибәрәләр. 18 яше тулмагач, фураж ташырга куялар. Капчыкларны күтәрә алмагач, такта куеп тәгәрәтеп меңгерә торган була. Аннан кайткач, тракторга укып, 10 ел тракторчы булып эшли. Бригадир авырып киткәч, аның вазифасын үти. Аннан соң механик булып эшли. 5 ел Тәтештә агроном булырга укый, агроном булып эшли. Партоешманы җитәкли. Аннары авыл Советы рәисе итеп куялар. 15 ел шунда эшли.
Оркыя апа да 12-13 яшеннән колхозда эшли.
Венера һәм Сәүбән Мифтаховлар белән мин Арча станциясендә узган бер бәйрәмдә таныштым. Икесе дә кул эшләреннән күргәзмә оештырганнар иде. Сәүбән абый агач эшләнмәләр, Венера апа чигелгән әйберләр тәкъдим итә. Аларны кул белән ясалган, я булмаса чигелгән димәссең дә. Күзләреннән үк җылылык бөркелеп торучы өлкән яшьтәге, әмма күпкә яшь күренгән бу кешеләр белән очрашып сөйләшәсем килде.
Күптәнге танышын күргән кебек ачык йөз белән ишегалдында ук каршы алды Сәүбән абый, аннан өйдән ягымлы елмаеп Венера апа чыкты. Алар өендә үземне бик иркен һәм рәхәт хис иттем. Аралаша торгач, яшьлек еллары да искә төште, күңел түрендә яшеренеп яткан кайбер серләр дә тышка калкып чыкты.
Татарстан Республикасында “Мәк–2016” комплекслы оператив–профилактик операция үткәрелә. Аның беренче этабы 27 июньнән 31 июльгә, икенче этабы 10 августтан 30 сентябрьгә кадәр барачак.
“Мәк–2016” законсыз чәчүлекләрне, составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне ачыклау һәм юкка чыгару максатында үткәрелә.
Өй янында составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне аз гына күләмдә үстерү дә (20 төпкә кадәр киндер, 10 төп мәк) административ хокук бозу буларак карала.
Безнең Арча районында наркотиклар куллану очрак- лары бармы? Бу сорауны без Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең бүлекчә җитәкчесе Ринат Котдусовка бирдек.