ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2016 ел
җомга

Узган җомгада 2016 елның язгы соңгы чакырылышында 12 егет армия сафларына китте.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә үткән тантаналы озатуда ата–аналар, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев катнашты.

– Армиядән куркырга кирәк түгел. Саратовтагы район шефлык күрсәткән хәрби частьта мин дә булып кайттым. Бүгенге шартларны үзем хезмәт иткәндәге чор белән чагыштырырлык та түгел. Шуны онытмагыз–иң сыналган дус та армиядә табыла. Хәерле сәгатьтә. Исән–сау әйләнеп кайтыгыз, – диде Зиннур Сәгыйтов.

Арчада республика янгын сүндерүчеләренең ярышы булды. Янгын сүндерүчеләр даими башкара торган эшләрен бүген республика күләмендә, үзләренең ни дәрәҗәдә оста, җитез, елгыр, төгәл булуларын күрсәтте.

Мондый ярышлар һәр өч ел саен булып тора. Ә респуб- лика күләмендәгесе Арчада әле тәүге тапкыр. Бирегә иң яхшы 9 команда килгән. Алар ике этаптан торган зона ярыш- ларында сайлап алынган җиңүчеләр. Янгын сүндерүчеләрнең хезмәтенең авырлыгын алар үзләре генә белә. Үзең башкарган һәр эш авыр, әлбәттә, тик аларныкы кебек ут эченә керү — икеләтә авыр. Бүген ярышта яшьләр катнашса да, яннарында көч тә биреп, киңәшләре белән дә ярдәм итүче өлкәннәрдә бар.

“Товарны кулга алып караганда ватылса яки кителсә, сатып алучы аның бәясен түләргә тиешме?”

Сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина җавап бирә:

— Кибеттә вакытта әле бәясе түләнмәгән товар зарарланса, без аның бәясен түләргә тиешме, дип сораучылар шактый. Әгәр сезнең ялгышлык белән товарга зыян килгән икән, әйтик, минераль су шешәсен ватсагыз, бу хәл товар өчен акча түләгәнгә кадәр булса, кибет хезмәткәрләре сездән акча таләп итә алмый. Чөнки әле кибет белән сатып алучы арасында килешү төзелмәгән була (бу очракта килешү булып кассадан алынган чек санала). РФ Гражданнар кодексының 211нче маддәсендә әйтелгәнчә, милекнең ватылуы яки зарарлануы өчен кибет җавап- лы. Бу очракта, товар өчен кассада акча түләгәнче, кибет аның хуҗасы булып тора. Әгәр әйбер кассада акча түләгәннән соң ватылса, ул очракта сатып алучы бернәрсә дә таләп итә алмый.

35 яшьлек Данис Гыйльмуллин хатынын үтергән өчен 10 елга ирегеннән мәхрүм ителеп каты режимлы колониягә җибәрелде.

Фаҗига узган елның декабрь ахырында Урта Пошалым авылында була. Яңа ел алдыннан Гыйльмуллиннар мал суярга булалар. Ярдәмгә өч авылдашны чакыралар. Алар эшне бетергәч өйләренә кайтып китә.

Район башлыгы карары

24 июнь 2016 ел №71

Район гомуми белем учреждениеләренең 2016 елда “Укудагы аеруча уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән чыгарылыш сыйныф укучыларын Арча муниципаль район башлыгының

Рәхмәт хатлары белән бүләкләү турында

Уку елын уңышлы төгәлләү уңаеннан район гомуми белем учреждениеләренең “Укудагы аеруча уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән түбәндәге чыгарылыш сыйныф укучыларын Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләргә:

22–23 июнь төнендә Түбән Мәтәскә авылында яшәүче гражданин С.ның “Шкода Фабиа” маркалы машинасыннан “Алпайн” автомагнитоласы панелен һәм “Аsus” маркалы тышкы каты дискны урлап китәләр. Зыян 2600 сумга төшә. Тик карак урлап тапкан малы белән озак хозурланып йөри алмый, аның кемлеге бик тиз ачыклана.

23 июнь көнне Арчадагы “Стиль” кибетеннән көндезге 12нче яртыда 1000 сумлык калын кофта, 12 тулып 10 минут киткәч 2000 сумлык калын кофта һәм шорты урлап чыгалар. Тик карак ерак китә алмый, аның эзенә бик тиз төшәләр.

18 июньдә ЮХИДИ хезмәткәрләренә административ беркетмә төзетмәс өчен ришвәт тәкъдим итү очрагы теркәлгән. Әлеге кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Бу авыр җинаять. Аның өчен 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.

13 июньнән 14енә каршы төндә Төзүчеләр урамындагы йорт подъездыннан 3,5 мең сумлык велосипед урлыйлар. Каракны эзлиләр.

2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәрелә. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса районыбыздагы инструктор участокларына түбәндәге телефон номерлары белән шалтырата аласыз:

1 номерлы участок 8(84366) 91–2–65

2 номерлы участок 8(84366) 56–7–34

3 номерлы участок 8(84366) 51–4–93

4 номерлы участок 8(84366) 52–3–93

5 номерлы участок 8(84366) 3–13–54

Сорауларны шулай ук “кайнар линия” телефоннары буенча бирергә мөмкин:

– бердәм федераль телефон: 8–800–707–2016

– Татарстанстат: 8 (843) 292–86–02.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International