Анда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт, Арча, Балтач, Саба, Әтнә районнарының мөхтәсибләре, районыбыз мәчетләренең имам–хатыйблары катнашты.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре зур эш башкарды. Районның балалар китапханәсе, “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән Беренче Бөтенроссия акциясендә уңышлы катнашып, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан халыкларының Дуслык йорты” директоры И.И.Шәриповның Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасының балалар китап- ханәсе дипломы белән бүләкләнде.
24 июньдә 8дән 16 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә Банк урамы, 6в йорт адресы буенча (социаль яклау бүлеге, 11нче бүлмә) адвокатлар, нотариуслар, прокуратура хезмәткәрләре, 10нан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең Арча муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов бушка консультация уздыра. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08.
Көн тудымы, тетрәндерерлек хәбәрләр килеп тора. Узган җомгада Чиканас авылында ике малайның суга батып үлүе аяз көндә яшен суккандай булды.
“Ватан”, “Курса МТС”ы, “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтләре җитәкчеләре хезмәт алдынгыларын “Арча хәбәрләре” район газетасына яздырдылар. Башкаларга кушылырга әле вакыт бар.
2016 елның 1 сентябреннән транспорт чаралары белән идарә итүгә хокук бирә торган таныклык алу өчен имтихан үткәрүдә дәүләт хезмәте тәкъдим итү буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының административ регламенты үз көченә керә.
2 июньдә Көньяк урамындагы бер хуҗалык (Арча станциясе) сараеннан өч төргәк штукатур сеткасы урлыйлар. Карак тотыла һәм аңа карата җинаять эше кузгатыла.
16 июньдә Иске Иябаш авылында янгын чыгып, өебез, мунча, сарайлар янып бетте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе шимбә көннән башлап тоташ яңгырлар башланачагы турында искәртеп хуҗалык җитәкчеләренә хатлар җибәрде. Аңа кадәр азык әзерләү мөмкинлекләрен тулырак файдаланырга кирәк.
Арчада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауиль Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте.