ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе 30дан артык партия проектын тормышка ашыра. Татарстан – Россиядә 23 федераль партия проектын һәм тагын өстәмә 9 төбәк проектны тормышка ашыручы бердәнбер территория.

Бөек Ватан сугышы башланганга 75 ел тулды. Районыбызның күп гаиләсен бабайсыз, әтисез, улсыз, абыйсыз, кыз туганнарсыз калдырган дәһшәтле елларны Хәтер көнендә искә алабыз. Быел да Арча үзәгендәге стела янында район күләмендә Хәтер көне узды.

Өйгә газета, журналлар килми башласа, нәрсәдер җитмәгән кебек була. “Язылырга онытканмын икән, икенче айдан гына киләчәк инде, бер ай буе ничек түзәрмен”, – диючеләр еш очрый. Шулай төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә язылырга өлгерә алмаган булсагыз, икенче яртыеллыкка газета–журналларга язылу 25 июньгә кадәр озайтылды.

Бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланды. Алда чыгарылыш сыйныф укучылары алдында тагын бер зур сынау – югары уку йортларына укырга керү. Быел бу юнәлештә аларны нинди үзенчәлекләр көтә? Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып үткән брифингта сүз шул хакта барды.

Кичке сәгать җидедән төнге бергә кадәр юлларда рейдта булдык. Өчәр кешедән торган (ЮХИДИнең район бүлекчәсе, Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, участок инспекторы) биш экипаж биш юнәлештә юлга чыкты.

Хөкүмәт тарафыннан өлкәннәргә карата игътибар артканга күңел сөенә. Яшь чакларында мөмкин булмаган гүзәл җирләрне күрергә, төрле конкурслар оештырып, яшьлекләрендә ачыла алмаган сәләтләрен дөньяга чыгару өчен ярдәмне бик еш тоя алар.

«Арча ягы- кунакчыл як».  Бу гыйбарәнең хак икәненә 23 нче июнь  көнне Әстерхан өлкәсеннән килгән  татарлар тагын бер кат инангандыр.  Районыбызга кем  генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә.


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Арча муниципаль районында Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Анда депутатлар республикада туризм тармагын, авыл туризмын үстерү мәсьәләләрен карадылар һәм парламентның чираттагы уникенче утырышы булачак көн тәганләнде.


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Халыкның көнкүрешен яхшырту максатыннан эшләнгән дәүләт программаларының берсе – “Чиста су” программасы. Ул быел безнең районда ничек тормышка ашырыла?

Сугыш башланганда Шәрифҗанга нибары 16 яшь була. Иртән басуга эшкә барырга дип чыккан җиреннән фашистларның илебезгә бәреп керүләре турындагы хәбәрне ишетә ул. Аннан инде тылда хезмәт, фронт, госпиталь, тагын сугыш, җиңү. Ул көннәрне бүгенгедәй хәтерли ветеран.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International