ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Арча янгын–коткару частеның укыту–матди базасында республика күләмендәге ярышлар булды.  13 команда ярышты. Беренче урынны Арча янгын–коткару часте командасы алды.

29 июньдә Арча стадионында республика күләмендәге янгын–коткару частьларының йомгаклау ярышы булачак. Арча янгын–коткару часте арчалыларны ярыш карарга һәм үзебезнекеләрне куәтләп торырга чакыра.

“Акчишмә”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Татарстан”, “Северный” ширкәтләре — печәнне, “Мәрҗани”, “Курса МТСы” ширкәтләре сенажны лабораториядә тикшерттеләр. Башка хуҗалыклар әлегә сыйфат белән кызыксынмый.

Бер шартлы терлеккә уртача 8,9 центнер азык берәмлеге әзерләнде.

“Курса МТСы”, “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләрендә 18–16 центнер. “Мәрҗани”, “Акчишмә”, “Арча” ширкәтләрендә 3 центнердан артык кына туры килә.

28 июньгә булган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында барысы 20504 тонна (25270 тонна кирәк) печән әзерләнде. Шуның 2917 тоннасы халыкка бирелде.

59876 тонна (130139 тонна кирәк) сенаж салынды.


24
июнь, 2016 ел
җомга

Арчага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Мөхтәрәм кунакны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Бу көннәрдә Наласа кешеләренең кайсы белән генә очрашсаң да: “Шәпләнде безнең юллар!” — дип сүз башлый. Без дә үттек ул юллардан, “Болай да эшләп була икән!” — дип сокланып бардык.

Узган атнада районда тәүлек буе эшли торган ике лагерь ачылды. Ә аңарчы, уку елы тәмамлану белән, мәктәп яны лагерьларында 804 бала ял итәргә өлгерде.

Армия сафларына китүче егетләрне Иске Кишеттәге Гани Сафиуллин музееннан озату традициягә кереп бара. Быел герой якташыбыз туган йортка сәяхәт аның туган көне уңаеннан оештырылды.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Түбән Оры авылында яшәүче Зәйтүнә Муллагалиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

23 июньгә булган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында 15468 тонна печән әзерләнде, 43250 тонна сенаж салынды.

“Ватан”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Татарстан” хуҗалыклары җитәрлек кадәр печән әзерләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International