ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2016 ел
җомга

Арча районы прокуратурасы мәгариф турындагы һәм укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында террорга каршы тору турындагы законнар таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 4 мартта Айван авылында яшәүче Әсмабикә Гатауллинаны, Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Госман Габдрахмановны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 9 мартта Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Салихҗан Фәйзуллинны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 9 мартта Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Гөлчирә Нәҗмиевага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Арча район башкарма комитетының хезмәтне сак-лау буенча белгече Муллахмәт Әскәров “Иң яхшы хезмәтне саклау белгече — 2016” республика конкурсында өченче урынны яулады.

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин транспорт хуҗаларын әлеге электрон хезмәттән файдаланырга чакыра


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Буген 10 март  көнне Арча Укучылар Сараенда FIN-150  халыкара класска кергән бүлмә авиамодельләрен  очыру буенча  шәхси-команда беренчелеге ярышлары үтте.  Ярышларда Арча районы мәктәпләреннән  19 команда катнашты.  Ярыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге урыннар билгеләнде:

шәхси беренчелектә

1 нче урын – Нурмөхәммәтов Инсаф ( Ташкичү мәктәбе)

2 нче урын – Иванов Илнур ( Укучылар Сарае)

3 няе урын – Сабиров Әлим (Укучылар Сарае)

команда беренчелегендә

1 урын – Ташкичү мәктәбе

2 урын – Утар-Аты мәктәбе

3 урын – Сөҗе мәктәбе

Ярышларның төп  хөкемдары – Сөнгатуллин Руслан Марат улы.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия  бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында “Тукайга ияреп” исемле иҗади эшләр конкурсы игълан ителгән иде. Конкурска барлыгы 94 иҗади эш килде.  Бәйгедә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнашты. Бигрәк тә Арча,  Балтач, Кукмара, Теләче, Спас, Мөслим, Әтнә районы укучылары иҗади активлыкларын күрсәттеләр.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:

1.Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр (5-7, 8-9, 10-11 сыйныф укучылары катнашты).

2. Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү (1-4, 5-11 класс укучылары һәм аларның укытучылары катнашты).


5
март, 2016 ел
шимбә

4 март көнне,  районыбызда техник юнәлешне устерү һәм пропагандалау максатыннан, Арча Укучылар Сараеның өстәмә белем бирү педагогы Сөнгатуллин Руслан Марат улы   төп гомуми белем бирү мәктәпләренең технология укытучылары өчен авиамодельләр ясау буенча мастер-класс уткәрде


4
март, 2016 ел
җомга

Халкыбызның “Эш беткәч уйнарга ярый”, — дигән бик матур мәкале бар. Һәр нәрсә үзвакытында күңелле. Район алдынгылары слеты үткәрелми калган еллар да булды. Нәрсәдер җитмәгән, хезмәт елы төгәлләнми калган кебек иде ул чакларда. Шөкер, менә бу матур традиция яңадан дәвам итә. Быел әлеге бәйрәм 3 мартта район Мәдәният йортында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International