ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

17 февральдә гражданнарның хокукларын яклау һәм хезмәт хокукларын саклауны тәэмин итү максатында Татарстан Респуб- ликасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә 9дан 17 сәгатькә кадәр хезмәт турындагы сораулар буенча “кайнар телефон линиясе” уздыра

Мәктәпләрне ныклап төзекләндерү быел да дәвам итә. Хәзерге вакытта биш урында – Кәче, Наласа, Хәсәншәех, Ташкичү, Иске Ашыт мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре тулы көченә бара.

Арча шәһәрендә яшәүче кешеләр җыенында муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка: “Ватаным Татарстан” газетасында Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 10 процентка арттырылуы турында язылды. Безнең районда ни өчен артмады”, — дигән сорау бирелгән иде.

Пенсионерларның пенсияләре 1 февральдән 4 процентка артты. Бу уртача 400 сум чамасы. Инвалидларга һ.б. бер тапкыр бирелә торган түләүләр (ЕДВ) 7 процентка артты. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре үзгәрешсез калды.

14 февральдә Арча шәһәр стадионында “Татарстан чаңгы юлы – 2016” кысаларында чаңгы ярышлары була. Башлана 10 сәгатьтә. Барлык спорт сөючеләрне ярышларда катнашырга чакырабыз.

Беркөнне редакциягә Яңа Кенәрдән волейболчылар тренеры Тәлгать Әхмәтов килеп керде. Волейбол ярышы оештырганнар. Гадәти генә чара булмаган ул. Авылдашлары Надил Шакирҗанов энесе Венер истәлегенә ярыш үткәргән.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең хисап җыелышында белгечләр ясаган чыгыш һәрвакыт тирән анализлы, кызыклы була.

Баш экономист Салават Әхмәдиев әлеге вазыйфаны бер елдан артык кына башкаруына карамастан, хуҗалыкның икътисадый хәле, аны яхшырту юллары турында үтемле итеп сөйләде. Баш агроном Рөстәм Мөхәммәдиев тәҗрибәле, әзерлекле белгеч.

Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов үз белгечләрен әзерләүгә зур игътибар бирә һәм моның нәтиҗәсе күз алдында. Һәр тармакта яңалыклар кертеп, фәнни нигездә эшләргә омтылалар. Үсемлекчелектә 12 чәчү әйләнеше кертелгән, 6сы –бөртеклеләр, 6сы азык культуралары өчен. Технологияне үтәүгә игътибар зур, һәр елны известь кертә барып, ачы туфраклы басулар калмаган диярлек.

6 февральдә Курса–Почмак урта мәктәбенең спорт залында 2000 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте призына көрәш буенча ярышлар узды.

— Районның 19 мәктәбе һәм педагогика көллиятеннән 121 укучы килде, — диде район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов. — Иң көчле көрәшчеләребез “Сабантуй” газетасы призына үтәчәк ярышларга бара.

Яшь көрәшчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов бәйгедә катнашучыларны тәбрикләде, уңышлар теләделәр.

Бу көннәрдә быел 1 сыйныфка укырга керәчәк балаларның әти–әниләре күңелле мәшәкатьләр белән йөри. Балалар бакчаларында ачык дәресләрдә катнашалар, мәктәпләргә гариза язалар, үткән шимбәдә балалары белән мәктәпкә килделәр.

Арчаның 10нчы балалар бакчасында ачык дәресләрдә катнашырга һәм үткән шимбәдә Арчаның 1нче мәктәбендә балаларның тәүге тапкыр дәрескә килүләрен күрергә туры килде. 10нчы балалар бакчасында быел мәктәпкә укырга керәсе 2нче төркемдә Фәния Гыйззәтуллина математика, 1нче төркемдә Эльмира Фатыйхова сөйләм телен үстерү дәресен алып барды. Ачык дәресләрдә Арчаның 1нче мәктәбеннән һәм 3нче мәктәбеннән балаларны 1 сыйныфка кабул итеп аласы укытучылар һәм әти–әниләр катнашты.

11 февральдә Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан Идарәсе Арча муниципаль районында эшмәкәрләр һәм гражданнар белән очрашулар үткәрә, җәмәгатьчелекне кабул итә. Әлеге чара кысаларында Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан Идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин гражданнарны кабул итә. Кабул итү Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт адресы буенча (хакимият бинасы) сәгать 9да башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International