24 декабрьдә Арчада Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе советының күчмә утырышы үткәрелде.
26 декабрьдә Арча үзәк стадионында төп чыршыны ачу тантанасы булды.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 26 декабрьдә Шушмабаш авылында яшәүче Рабига Ногманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
26 декабрьдә узган районның террорга каршы комиссиясе утырышында Яңа ел бәйрәмендә һәм транспорт белән балаларны йөрткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе каралды
26 декабрьдә Арча шәһәренең Җиңү паркы янындагы мәйданда Яңа елга багышланган ярминкә булды
Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар телестудиясе (җитәкчесе Зөлфирә Зарипова) Яңа елны яңа уңышлар белән каршылый. Шушы көннәрдә генә ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәргән социаль проектлар бәйгесендә җиңү яулап, 100 мең сум грант отты
29 декабрьдә “Арча” спорт комплексында беренче тапкыр зур итеп мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме булды. Район башлыгы Илшат Нуриев балаларны һәм әти–әниләрен Яңа ел бәйрәме белән котлады. Аннан Кыш бабай һәм Кар кызы, кар бөртекләре һәм әкият геройлары катнашында тылсымлы кичә башланды. Рәхәтләнделәр инде малайлар һәм кызлар. Тәгәрәшә–тәгәрәшә уйнадылар, җырладылар, биеделәр, көлделәр, шаярдылар.
29 декабрьдә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сибгатуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев Арча районында булдылар
Һәммәгезне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйбыз! 6 гыйнвардан 7 гыйнвар төнендә Арча чиркәвенә сәгать 12гә бәйрәмчә гыйбадәт кылырга чакырабыз. Арча сәнгать мәктәбендә 7 гыйнварда сәгать көндезге 2дә Раштуа бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмдә көтеп калабыз!
23 декабрьдә “Кырлай” агрофирмасы базасында республика киңәшмәсе үтте, анда игенчелек тармагында ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында эшлекле сөйләшү булды.
— Әлеге киңәшмә ни өчен “Кырлай” ширкәтендә үтә дигән сорау туарга мөмкин, — диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. — Әлеге хуҗалыкны игенчелек өлкәсендә тәҗрибә хуҗалыгы дип атарга да була. Бик күп яңалыклар кертелә монда, уңышлары да, уңышсыз булганнары да бар, әмма тик тормыйлар, гел эзләнәләр.