ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Районның фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Марсель Хәлиловның сүзләре йөрәккә май булып ята һәм шул ук вакытта уйга да сала.

— Җитәкчеләрдән күпме сөт саудың, күпме уңыш алдың дип түгел, ә кешеләрнең тормыш хәлен күпмегә яхшырта алдың дип сорарга кирәк, — ди ул. — Кешене үзеңне яраткан кебек яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Бездә бит җитәкчелек алымнары күбрәк кешене мыскыл итүгә корылган, тиешле хезмәт хакы түләмәүне ничек аңларга? Авылларны кешесез калдырабыз бит.

Бездә үз фикере булган кешене гадәттә өнәп бетермиләр: “Ә үзең нәрсә эшләдең?” — янәсе.

Шушы көннәрдә авыл мәдәният хезмәткәрләренә аттестация үткәрелде. Алар үзләренең быел башкарган эшләренә хисап тоттылар.

Ә аңарчы кичләрен район мәдәният идарәсе һәм йорты хезмәткәрләре авыллардагы мәдәният учакларының эше белән танышып чыккан булганнар. Тикшерүләр артыннан ук аноним шикаятьләр килә башлаган. Бездә бит һәрвакыт шулай, эшләмәү ярый, ә менә синең эшләмәгәнеңне күреп алсалар...

Яңа Кенәр мәдәният йорты һәм Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәният үзәгендә үткән җыелышта нәкъ менә шул хакта сүз барды. Анда район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Соңгы вакытта телефон аша алдау очраклары ешайды. Гражданнарны алдалауның төрле схемаларын кулланалар.

Алдакчы телефоннан шалтыратып сезнең улыгыз, кызыгыз, туганыгыз яки башка танышыгыз дип әйтә. Ул бәлагә (һәлакәткә эләктем, мине тоткарладылар яки кыйнадылар яки башка вариантлар күп) очравын әйтә, озак сөйләшә алмыйм, чит телефоннан шалтыратам, ди. Аның “проблемасын” хәл итү, шул исәптән хокук саклау органнары хезмәткәрләренә бирү өчен акча кирәк. Акчаны билгеле урынга китерергә яки конкрет счетка күчерергә яки сезнең янга шундый кеше киләчәк. Телефон аша алдашу менә шулайрак бара. 

Районда Өченче буын өлкәннәр университетының хокуклар белеме факультеты эшли башлады. Аның беренче дәресе район үзәк китапханәсенең уку залында үтте. Дәресне районның пенсионерлар берлеге рәисе Сания Камалетдинова алып барды. Очрашуда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов катнашты.

Ә, беләсезме, кызыклы үтте ул. Күпләрне кызыксындырган торак–коммуналь хезмәтләр турында сөйләштеләр. Сөйләргә һәм сорауларга җавап бирер өчен районның алты оешмасыннан вәкилләр килде. Аларны махсус санап чыгам: районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илһам Сираҗиев, теркәү палатасының баш белгече Лилия Гыйззәтова, торак-коммуналь хезмәтләр секторы баш белгече Айрат Шәйхетдинов, “Жилкомбытсервис” ширкәте юристы Зәринә Спиридонова, “Таттелеком” ширкәтенең сату офисы җитәкчесе Дарья Хәкимова, “Татэнергосбыт” ширкәте баш инженеры Рамил Әхмәтвәлиев.

Сүз озынга китмәсен өчен кем нәрсә сөйләгәнне тәфсилләп язып тормыйм. Дәрестә катнашучыларның уй-фикерләрен беләсе килә.

20 ноябрьдә сәгать 11дә Арча Мәдәният йортында кызыксынучылар, яшьләр, эшмәкәрләр өчен “Бизнес–десант” дигән укулар булачак. Семинарда катнашучыларга бушлай бизнес–идеяләр бирелә. Алар алдында тәҗрибәле бизнес–тренерлар чыгыш ясап, кризис вакытында маркетинг серләре, тендер закончалыгы, салым түләү нечкәлекләре белән таныштырачаклар. Өстәмә мәгълүматны 3–06–44 телефоны буенча алырга була.

“Казан арты” тарих–этнография музеенда имин булмаган һәм аз керемле гаиләләр проблемаларын чишүдә социаль хезмәткәрләр, педагоглар, психологлар тарафыннан ярдәм күрсәтү буенча республика семинары булды. Анда Татарстан Республикасы буенча хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министры урынбасары Ирина Абдреева, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати–методик үзәк директоры урынбасары Ирина Чигарова, үзәкнең апробация һәм инновацион технологияләр кертү секторы җитәкчесе Татьяна Палачева, психологы Ариф Шыхалиев катнашты. Семинарда районнардан килгән социаль педагоглар чыгыш ясады, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Аны тыңлаганнан соң фикер алышулар булды. 

“Арча” спорт мәктәбендә 2000–2001 елларда һәм 2001–2003 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында ярыш булды. Спорт мәктәбе беренчелегенә үткәрелде ул. Барысы 50 яшүсмер катнашты. Программага 50шәр метрга йөзүнең 4 төре һәм комплекслы йөзү (4х25) кертелде.

Иң көчле йөзүчеләр менә кемнәр булды: Данил Зәйнуллин (Ташкичү мәктәбе), Арчаның 1нче мәктәбеннән Әнвәр Баһаветдинов, Азамат Мозаффаров, Гүзәл Газизова, Дарина Майорова – барысының да тренеры Гүзәл Мозаффарова, тренер Илшат Габдрахмановта шөгыльләнүче Гүзәл Газизова (1нче мәктәп), Зөлфия Хәкимова (2нче мәктәп).

Җиңүчеләр грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Аларны Казанда узачак республика беренчелегенә ярышлар көтә.

20 ноябрьдә сәгать 9дан 11гә кадәр Совет мәйданы, 14нче йорт адресы буенча Балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне кысаларында ятим, әти-әнисез калган балаларга; үз гаиләләренә тәрбиягә әти-әнисез калган бала алырга теләүчеләргә; инвалид балаларга; аларның законлы вәкилләренә хокук ярдәме күрсәтелә. 

21 ноябрьдә “Сәламәтлек“ спартакиадасы кысаларында Арча шәһәре стадионында урнашкан шахмат һәм шашка йортында предприятие, оешма һәм учреждениеләр арасында шашка буенча район беренчелеге була. Сәгать 10да башлана.

Арча муниципаль район башкарма комитеты 2016 елга районда шәһәр һәм шәһәр яны пассажир транспорты маршрутларына хезмәт күрсәтүгә хуҗалык итүче субъектларны сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итә. Конкурс документлары белән Арча муниципаль район сайтында http://arsk.tatarstan.ru танышырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International