ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
18 сентябрьда Арча шәһәренең Г. Ахунов урамында уздырылган “Әдәби мәйдан” Татарстанның халык язучысы, танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның 90 еллыгына багышланды.

18
сентябрь, 2015 ел
җомга
Сайтыбызда үткәрелүче бәйгегә Иске Ашыттан Тәлгать Борһанов 1350 граммлы бәрәңге җибәргән. Әлегә аны узучы юк. Әмма бу рекорд та яңармас дип әйтеп булмый
Капкадан керүгә әниләре кочагында сентябрь кояшына изрәп йоклап яткан песи балаларына күз төште. Тукталып шуларга сөеп карап тордык. Янәшәдә генә куян кетер-кетер кишер кимереп йөри. Ул помидорлар кып-кызыл булып утыра. Бу йортның ишегалдыннан ук үзенә бертөрле тәртип, җылылык сирпелә.
7 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр “Игелек кылуга багышланган көзге атна — яхшы эшләрнең башлангычы” дигән акция үтте
Төбәк-Чокырча авылыннан 87 яшьлек Александра Федотова редакциягә чишмәләр өчен борчылып килде. Кайберәүләр: “Аллаһы Тәгаләгә табынып утыра торган вакыты, нәрсә җитми карчыкка?! – дип, аның бу гамәлен аңлап та бетермәскә мөмкин.
16 сентябрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясенең икенче этабы булды. Аны “Бердәм Россия” партиясенең Арча район бүлекчәсе секретаре, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев ачты.
21 сентябрьдә сәгать 11дә Арча район Советы утырышлар залында район Советының чираттагы беренче оештыру утырышы була.
19 сентябрьдә Арча шәһәрендә Җиңү паркы янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча ярминкә була. 7 сәгатьтә башлана.
Газетаны әзерләп бетергәндә “Ак барс” агрокомплексы” баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев шалтыратты: бер бәрәңгенең авырлыгы 1 килограмм 800 грамм килгән!
“Корбан бәйрәме көнендә иртәнге намаз – 4.30, Гает намазы 6 сәгатьтә укыла”, – дип хәбәр итте Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International