ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2015 ел
җомга
18 сентябрьдә хезмәттәшебез – Гөлсинә Зәкиеваның “Елый икән, елый ирләр дә” пьесасы буенча Арчада иҗат ителгән беренче нәфис фильм күрсәтелә
Маһинур Мортазинаның йорты Яңа Ашытта бик матур урында, табигать кочагында урнашкан. Бәлки, шуңадыр да, оныклары анда мунчасы, ял бүлмәләре белән дача йорты салып куйганнар.

10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстан Республикасы шәһәрләрендә 26 декабрьгә кадәр булачак.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узган шимбәдә, 5 нче сентябрьдә булды, дип искә төшерде ул. Моннан соң авыл халкы һәр шимбәдә үзенең продукциясен Казан һәм Чаллы шәһәрләренә алып килеп, халык алырлык бәядән сата алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Координацион советы рәисе Денис Давыдов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Очрашу барышында «Яшь гвардия»нең һәм аның Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенең эше перспективалары, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссия утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы, республика өч яклы комиссиянең координаторы Алексей Песошин уздырды.
Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, утырышка комиссия әгъзалары, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, ТР Профсоюзлар федерациясе, эш бирүчеләр берләшмәсе вәкилләре, зур предприятиеләрнең профсоюз комитетлары рәисләре, “Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы” Бөтенроссия конкурсының республика этабында приз алучылар һәм җиңүчеләр оешмалары җитәкчеләре чакырылган.

Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Килешү проектын карады.

9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер дигән борынгылар. Узган ял көннәрендә халык шатлана-шатлана бәрәңге алды. Соңгы елларда андый уңышны күргән юк иде
Яңа Кишет авыл җирлегендә район ветераннар советы президиумының күчмә утырышы булды
Күп балалы, аз керемле, авыр хәлдәге, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр бездә бер вакытта да игътибар үзәгеннән читтә калмый
“Мин сайлауларга ни өчен барам?” сораштыруларны дәвам итәбез.
Парк һәм скверлар көнен быел бездә дә яңа ачылган Җиңү паркында чын бәйрәм буларак билгеләп үттеләр. Күңелгә ятышлы матур, җылы, якты бәйрәм булды ул. Кеше дә күп килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International