ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2015 ел
чәршәмбе
10 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 18607 гектары (35,3 проценты) суктырып алынды. “Татарстан”, “Кырлай”, “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә 54–47 процент мәйданнарда җыйнап алынды.
Агымдагы елның 8 августы Арча тарихына яңа сәхифә белән кереп калачак. Бу көнне Арчада тәүге тапкыр мөселман балалар Сабантуе узды.
8 августта муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә “Центр—2015” стратегик команда-штаб өйрәнүләрендә катнашуга әзерлек мәсьәләсе каралды.
“Кырлай” ширкәтеннән Нияз Сибаев һәм Расих Галимҗанов “СК-5 “Нива-Эффект” комбайннарында 3322 – 2287, “Арча” ширкәтеннән Азат Фәттахов “Акрос-530” комбайны белән 2365 центнер ашлык суктырды.
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында районда 181 балага мәктәп әсбаплары тутырылган букчалар тапшырылачак. Әлеге акцияне район хакимияте хезмәткәрләре башлап җибәреп үрнәк күрсәтте инде. 8 август көнне мөселман балалар Сабантуенда хакимият хезмәткәрләренең хезмәт хаклары исәбенә тутырылган 20 букча быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга бирелде.
Питрәч районының Тат. Ходяшево авылында сыерларны машина белән саву осталарының 42 нче республика конкурсы булды. Анда безнең районнан “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдинова катнашты.
15 августта кыргый кошларга җәйге-көзге ау ачыла. Ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
15 августта киек кошларга жәйге-көзге ау ачыла. 10 августта Арчада үткән зона киңәшмәсендә ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Матвеев, идарә белгечләре Ренат Чиспияков, Виталий Дәүләтшин ау сезонын үткәрү тәртибе, яңалыклар, бурычлар турында сөйләделәр.
Район почта бүлекчәсенә килеп керсәм, ишеккә кадәр чират. Нәрсәгә торулары белән кызыксындым.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2015 елның 7 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 7 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 555 миллион 60 мең сум акча керде. Шулай итеп, 7 айда бюджет йөкләмәсе 95,97 % ка үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International