ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2015 ел
сишәмбе
Республикада 100-200 башка сөт-товар фермаларын җайланмалар, яңа технологияләр белән җиһазлау һәм терлекләрне азык белән нәтиҗәле тәэмин итү максатында, 2014елдан башлап сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзү программасы гамәлгә ашырыла. Яшелчә продукциясен сыйфатлы саклауны тәэмин итү өчен 2015 елдан яшелчә саклагычларны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла башлады.

Күрсәтелгән программаларны үтәү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле күрсәтмәләре кабул ителде: 2015 елның 14 апреленнән №668-р – сыер абзарларын капитальремонтлау буенча, 2015 елның 11 маеннан №951-р – силос-сенаж траншеяларын төзү буенча, 2015 елның 30 июненнән №1401-р – яшелчә саклагычларны капиталь ремонтлау буенча.

Сыер абзарларын капиталь ремонтлау программасы буенча 2015 елда Татарстан Республикасының 40 муниципаль районында 261 сыер абзарын ремонтлау күздә тотыла, гомуми финанслау суммасы 1 млрд. 524,9 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән 470,7 млн. сум – Татарстан Республикасы бюджеты акчалары һәм 1 млрд. 54,2 млн. сум - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үз акчалары.

Бүгенге көнгә барлык объектларда да эшләр башланды. 869,2 млн. сумлык яисә 57% күләмендә эш башкарылган, ике атна эчендә лимиттан 15% үсеш.
“Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУдә бәрәңгенең вируска чыдам яңа сортлары эшләнде. Республика галимнәре ничә ел рәттән инде шул мәсьәләне хәл итү өстендә эшләделәр, чөнки бәрәңгедәге вируслар әлеге культураның нәтиҗәле уңышына нык тәэсир итә.

Соңгы елларда бәрәңге бүлбесендәге авыру беренче чиратта Урта Идел төбәгендәге климат шартларына бәйле: һава температурасының югары булуы, бер-бер артлы килгән корылык вируслы инфекция фоны тудыра,бу исә бәрәңгенең үсүен тоткарлый торган стресс факторлар китереп чыгара.

«Кортни» дигән урта өлгерешле яңа сорт түбәндәге тасвирламаларга ия: югары уңыш бирә, эссегә, корыга чыдам, бәрәңгенең Y-вирусы (YВК), SВК һәм МВК вирусы белән зарарлануга чыдам, туфрактагы дымны яхшы үзләштерә, бәрәңгедәге яман авыруга һәм алтынсыман нематодага каршы тора ала.
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.
Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, «Росатом» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Кириенко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Бразилиядә казанлыларга көч биреп торырга Россиядән мәртәбәле делегация килгән иде: Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре.
WSC-2019 уздыру хокукын алу өчен, Казаннан тыш, Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре көрәште.

10
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, 6 августка, 42 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт объектларында 4 мең 476 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 11 муниципаль берәмлектә 32 техник иминлекне бозу очрагы ачылган.

Соңгы 2 атнада уздырылган инспекция тикшерүләре буенча 22 муниципаль берәмлектә техник имнлекне бозу фактлары ачылмаган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узлырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Россия Төзелеш һәмәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Табигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу (гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән граждан 1000 (бер мең) сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу хокук бозуны кылган затларны ачыклауга һәм җәзага тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Түләү Татарстан Республикасының бюджет чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлыкка билгеләнгән чаралар чикләрендә башкарылачак.

Хокук бозуларны теркәүдә ярдәм итү хокук бозу фактының видеоязмасы һәм фотосүрәтләре кушымталанган хәбәрне eco.signal@tatar.ru электрон почта адресына, Министрлыкның http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабулиятенә җибәрү яисә үзең килеп тапшыру юлы белән башкарыла.

7
август, 2015 ел
җомга
Шушы көннәрдә Арча халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 15 мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-ана өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чара Арча районының вәкиле башлыгы һәм Совет рәисе урынбасары катнашында узды.

Түгәрәк өстәлдә ата-аналарны борчыган сораулар буенча фикер алыштылар. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүдә тәҗрибә дә уртаклаштылар.
Бөтендөнья бал кортларын саклау фонды (WSBFe.V/), “Бал кортын сакласак – планетаны сакларбыз” дигән балалар өчен халыкара рәсем конкурсында катнашуны оештырган өчен, министрның беренче урынбасары Харис Мусинга рәхмәтен белдерде.

Конкурска “Татарстан урманнарын саклыйк!” конкурсында катнашучы балаларның рәсемнәре җибәрелде. Фонд тарафыннан оештырылган балаларның рәсем конкурслары сабыйларда табигатькә карата игътибарлы һәм сакчыл караш тәрбияләүгә булыша.

Фондның штаб-фатиры Дрезденда (Германия) урнашкан, фондның максаты – бал кортлары үлүне чикләү һәм дөньяви табигый экологик балансны саклау.
28 нче июльдән 5 нче августка кадәрь ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең хезмәткәрләре һәм штатта булмаган коткаручылар белән бергәләп “Суда иминлек” акциясенең чираттагы этабы уздырылган. коткаручыларның төп көчләре Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының иминлеген тәэмин иткән вакытта районнарда аларны штатта булмаган коткаручылар алмаштырды. Алар ГТХМ хезмәткәрләренә су объектларында иминлек тәэмин итүгә юнәлгән профилактик акцияләр оештырып уздырырга ярдәм итәләр. 4 нче августка зур сулыклар һәм елгаларга чыгышы булган муниципаль берәмлекләрнең бөнесендә диярлек 3 527 кешене каплаган акция уздырылган.
2015 елның 12 августында Яшел Үзән шәһәрендә урта, югары, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, сәнәгать предприятияләре башлыклары Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе секциясе утырышы кысаларында республикада һөнәри белем бирүдә инновацион инфраструктуралар үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышачак. Бу көнне Яшел Үзән механика көллияте базасында ресурс үзәк ачылу тантанасы да узачак. Моннан тыш, секциядә катнашучылар П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен лицей-интернатта булачак, Яшел Үзәндәге "Серго исемендәге Завод"ның укыту-методик үзәге эшчәнлеге белән танышачак.
2015 елның 10-12 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында VI Халыкара укытучылар фестивале була. Фестивальдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары, урта һәм һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү учрежденияләре белән актив хезмәттәшлек итүче галимнәр һәм чит ил белгечләре катнашачак.
Халыкара фестивальдә катнашучылар өчен кызыклы мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм педагогикадагы алдынгы тәҗрибәләр презентациясе, һөнәри һәм бәхәс мәйданчыклары үткәреләчәк.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат биредә: http://kpfu.ru/elabuga/proecty-instituta/festival-shkolnyh-uchitelej/festival-shkolnyh-uchitelej-znachimoe-sobytie-v.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International