Арча районыннан Бөек Ватан сугышына 25 меңнән артык кеше китә, шуларның 14 меңнән артыгы өйләренә әйләнеп кайта алмый
Меңләгән якташыбыз әлегә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри, аларның каберләре дә билгесез. Күпме аналар, тол хатыннар ирләренең, улларының язмышларын белә алмыйча бу дөньядан мәңгелеккә китеп барды.
Фәнни-гамәли конференция уңышлы үтте. Афәрин, Шушмабаш мәктәбе оештыра белә
2022 елның 1 сентябрендә Шушмабаш мәктәбендә агросыйныфлар ачылды. Максаты изге – авыл баласында авыл җиренә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Район Мәдәният йортында “Геройлар безнең арада” дигән исем астында Татарстан геройларына багышланган күчмә күргәзмә эшләде
Аны Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасы һәм аның Арча җирле бүлеге оештырды.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Якташларыбыз батырлыгы мәңгелек!” дигән әдәби-музыкаль чара узды.
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре аны “Арча ягы – данлы төбәк” китабына нигезләнеп Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырды.
Арча педагогика көллиятендә ике көн рәттән тәүге тапкыр узучы бәйге, чараларга старт бирелде
Алар икесе дә “Абилимпикс” чемпионаты кысаларында үтте
Күннән эшләнмәләр
Яшь кул осталарын гына түгел, урта буын вәкилләрен дә үзенә җыйган конкурс әнә шулай дип аталды һәм анда көллият студентлары, район социаль бүлеге хезмәткәрләре һәм Мамадыш районы вәкилләре катнашты.
“Сәламәт Арча” проекты кысаларында районыбыз гаиләләре ярышты
5 май көнне үзәк стадионда һәм Казансу паркында ориентлашу спорты буенча гаилә стартлары узды.
Май Җиңү көне белән күңелне кузгата торган ай. Сугыш хатирәләре һәр гаиләнең хәтер сандыгында саклана
Арчада яшәүче, гомере буе китапханәдә эшләгән Әлфия апа Рәхимованың да сөйләр сүзе күп.
Әгәр син Арча тарихын беләсең икән, квест-уенга рәхим ит. Белмәсәң дә кил, белеп китәрсең
“Вконтакте“ челтәрендә шундый кызыклы белдерү күзгә чалынды. Вакытыңны күңелле һәм файдалы уздырачаксың, дип гарантия дә биреп куйганнар.
2024 елның 7 маенда Арча район суды районда яшәүче 30 яшьлек иргә карата җинаять эшен карады.
Аны РФ Җинаять кодексының 322.2нче маддәсендә каралган җинаятьне (Россия Федерациясендә булган урында чит ил гражданинын ялган исәпкә кую) эшләүдә гаепле дип тапты.
2023 елның 13 декабрендә Арчаның Вагыйзовлар урамында “Хэндэ Солярис” (дәүләт номеры М875АВ/716) машинасы тоткарлана. Йөртүчесе Фирдүс Нуриевның алкогольле эчемлек кулланган булуы ачыклана.