Быел язгы чакырылышта 82 егет армия сафларына хезмәт итәргә китте. Шуларның 68е Арча районыннан
Узган атна ахырында чираттагы 22 егетне ерак юлга озаттык. 15е Арча районыннан. Бу язгы чакырылышта соңгысы, диделәр безгә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта.
Мәктәпләрдә укулар тәмамланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып, кулларына урта белем турында аттестатлар алдылар
Быел районыбызда өч укучы бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган. Без әлеге укучылар һәм аларның укытучылары белән уңышларының сере турында сөйләштек.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов республика җитәкчелегенә, министрлыкка Яңа Чүриле интернатына тиешле игьтибар күрсәткәннәре, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте
Районыбызда беренче тапкыр Мөселман яшьләре спартакиадасы узды. Чара Яңа Кенәр авылында оештырылган иде.
Узган атнада иң зур бәйрәм-нәрнең берсе булган Корбан гаете көннәре иде. Шул уңайдан Яңа Кенәр мәчете әһелләре, авылның битараф булмаган мөселманнары зур спорт чарасы һәм балалар өчен күңелле ял уздырды.
Шаулап-гөрләп сабантуйлары үтеп китте. Ә сөйләшү өчен сабантуй мәңгелек тема. Сабантуйлары элек һәм хәзер – “Арча“ радиосында да шул турыда сөйләшү булды
Сөйләшергә төрле буын вәкилләре килде. Арчадан ветеран педагог Илдус Сәгъдиев, көрәшче, тренер “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, Ашытбаштан сабантуйларда көрәшүче, тренер Сөләйман Галиуллин.
2014 елда Арча шәһәрендә биш территория җәмәгатьчелек үзидарәләре оештырылды
Сафин Ринат Гаденан улы Шәрык бистәсендәге үзидарәне шул елдан бирле җитәкли. Шактый еллар үткән, инде эшкә ниндидер нәтиҗәләр дә ясарга мөмкин.
Арча шәһәре урамнары шау чәчәктә. Карап үтүләре үк күңелле.
– Халык әкренләп матур-лыкның кадерен белергә өйрәнә, – дидем Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Харисовнага. – Әле кайчан гына урамнарда кычыткан, алабута үсә иде. Елгалар чүп белән тулган булыр иде. Хәзер чүпне контейнерларга салалар.
2023 елның 10 июлендә Арча шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм аның тормыш иптәше Гөлнур Тәлгать кызы исеменнән районның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы булды.
Шушы көннәрдә генә Арча районы да туфрак корылыгы зонасына кертелде, дип хәбәр иттеләр
“Норма буенча 20 см сөрү тирәнлегендә 30 мм дым булырга тиеш, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Безнең районда дүрт урында алынган пробалар күрсәткече 7-13 мм. Хәзер инде алар тагы да кимеде“.
Гореф-гадәтләр елы уңаеннан арчалар Казан Сабантуенда никах күренешен тәкъдим итте
Никахтан соң яшьләрне уфалла арбасына утыртып, аерылмыйча яшәгез, дип кияү мунчасына озаттылар.