ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 2 июленнән 8 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары булыр дип көтелә (4 класс).

 Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы фаразы

2024 елның 2 июле көтелә:

- ТР өстенлек итүче территориясендә урманнар буенча 3 класс;

- 4 класс (ВПО) түбәндәге районнарда: Арча, Балтач, Саба, Әтнә, Кукмара, Теләче, Чүпрәле, Буа.


28
июнь, 2024 ел
җомга

28 июнь кичендә, 29 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле төньяк, төньяк-көнчыгыш җиле көтелә:

 28 июнь кичендә һәм 29 июнь төнендә 15-17 м/с;

 29 июнь көнне көндез 16-21 м/с (Казан шәһәрендә 18 м/с кадәр) тизлек белән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерлардан «Рәхмәт интернетка! -2024» 10нчы Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул ителү  хакында хәбәр итә. Конкурс «Ростелеком» компаниясе һәм Россия Социаль фонды тарафыннан өлкән буын гражданнарның компьютер һәм интернет-грамоталыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыруның координация үзәге ярдәмендә оештырыла. Конкурста катнашучыларның төп бурычы - компьютер күнекмәләренә өйрәнү һәм конкурс эшендә ирешкән уңышлары турында сөйләү.

Төбәк-Чокырча авылыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Дмитрий Кәримов һәм Рамил Гатауллин ялга кайтып киттеләр

Аларны туган мәктәпләре – Арчаның 7нче мәктәбе очрашуга чакырды.

Сабан туе мәйданында авыл хуҗалыгы алдынгыларын, кыр батырларын, дәүләт бүләкләренә ия булган райондашларыбызны тәбрикләделәр

9 июнь көнне Арча Сабан туе милли йортлардагы гаилә көнкүреше белән танышудан башланды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов 11 июньдә Арча районында булды.

Соңгы елларда инвесторларның төрлесен күрдек без

Районда иң зур хуҗалыкларның берсе булган “Игенче“  ширкәтендә кем белән генә сөйләшсәң дә: “Безне эшле дә, ашлы да иткән Нәсимә Хәтибуллинага рәхмәт!“ – диләр.

Һөнәре буенча эретеп ябыштыручы. Арча станциясендәге 120нче һөнәр училищесын тәмамлаган. Төзелештә эшли. Буе 185 см. Авырлыгы 156 кг

Арча Сабантуенда көрәш ике зур келәмдә барды.

Халык көрәшне карарга ярата. Янымда басып торган япь-яшь ханым да урынында тик кенә басып тора алмады. “Сынатма, Рамил!”, “Вәйт, сиңа, мә, ике Илшат көрәшә!

Арча Сабантуе ярышларында барысы ярым чиста һәм чиста токымлы 25 ат катнашты.

Питрәч, Лаеш, Әтнә районнарыннан да килделәр.  Биш ярыш булды. Башта 14 ярымчиста токымлы атлар, җидешәр булып, икегә бүленеп чаптылар. Өченче булып ярышка ике яшьлекләр керде. Дүртенче стартка чиста токымлылар тезелеп басты. Иң ахырдан, бишенче булып, ярым чиста токымлылар финалда ярышты.

Арча Сабантуе көнне иртәдән кояш балкыды. Күңелләр күтәрелеп китте

Хәер, шимбә көн яңгыр яуганга карап ул да авыл Сабантуйларына артык комачауламады.

Хәтерләсәгез, телогрейка киеп төшкән еллар да булды. Хәзерге яшьләр телогрейканың нәрсә икәнен дә белми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International