ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Быел “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бик зур үзгәрешләр бара. Бүгенге көндә тәүлеккә 30 тонна сөт савалар

Апаз мәктәбе капка төбенә 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар җыелды. Кочаклашып күрешәләр, сөйләшәләр, көлешәләр...

Район башлыгы Илшат Нуриев та 40 ел элек Апаз мәктәбен тәмамлаган. Бердән, сыйныфташлар очрашса, икенчедән, Апаз мәктәбенә 150 ел! Зур юбилей!

Арчада хәрби ретроавтомобильләр катнашында автоузыш булды

Ул чик буе гаскәрләре оешуга 106 ел тулу уңаеннан һәм махсус хәрби операциягә теләктәшлек буларак оештырылды.

“Арча МСО”сы ширкәтенең төзүчесе Ирек Вәлиев һөнәри осталык республика конкурсында “Иң яхшы төзүче” номинациясендә 3нче урынны яулады

5 разрядлы төзүче Ирек Вәлиев бүгенге көндә бригадасы белән Яңа Кенәрдә хастаханә түбәсен яңарту белән мәшгуль. Ташчы булса да, кирпеч өю генә түгел, төзелештәге башка эшләрне дә башкарырга туры килә икән үзенә.

Уку елы ахырында районда тәрбия эшенең бүгенге торышы һәм киләчәге турында сөйләштеләр

22 май көнне балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының эшчәнлегенә багышланган очрашу узды.

29 майда район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Арчаның иң күп китап укучы балаларын һәм китапханә уздырган бәйгеләрдә актив катнашучыларны бүләкләде.

Казандагы “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Арчадан Роза Мөхетдинованың “Аклык” авторлык концерты узды

Татар хор фестивале кысаларында үткәрелгән әлеге концертта якташыбыз иҗат иткән җырлар, романслар яңгырады.

22 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанда “Игътибар – балалар!” дигән профилактик акция үтте.

Ул балалар юл-транспорт имгәнүен булдырмау максатында оештырыла.

Район Иҗтимагый советының Кәче авыл җирлегендә күчмә утырышы булды

Совет әгьзалары Чулпан авылында фельдшер-акушерлык пункты,  клубында, Якты Көндә Радик Бариев крестьян-фермер хуҗалыгында (кошчылык),  клубта, Кәчедә мәчеттә, мәктәптә, балалар бакчасында  булдылар. 

Әңгәмәдәшебез – район башлыгы ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин.

– Махсус хәрби операция барган шартларда дошман көчләр безнең гражданнарны диверсия-террорлык һәм экстремистик эшчәнлеккә тарту максатында идеологик эшкәртү һәм яллау буенча агрессив эшчәнлек җәелдерделәр, – диде ул. – Яллаучылар социаль челтәрләрдәге аккаунтларны, постларны, аңлатмаларны игътибар белән өйрәнәләр һәм яраклы кандидат тапкач аның белән элемтәгә керәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International